erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шул аш аларны үлемнән алып калды

Яшьлеген сугыш урлаган

Сугыш башланганда Акчишмәдән Әлфинур апа Галәветдинова әле бик

яшь була. Ә күргәннәре... гомерлек йөрәк җәрәхәте.

Әлфинур апа Наил абыйга кияүгә чыгып, дүрт бала тәрбияләп үстерә.

Наил абый ун ел элек вафат инде. Иреннән тыш ана улы Фаил үлемен дә

кичерә. 2007 елда хатыны Айгөл вафат булып, икенче улы Фәнис ике бала

белән тол кала. Сабыйларны аякка бастыру да Әлфинур апа җилкәсенә төшә.

Ул вакытта балаларның берсенә – 14, икенчесенә 5 яшь була. Өстәвенә

оныгы Рәмис 5 яшьтән соң авырып китеп бөтенләй йөрми башлый, ахыр

чиктә инвалид коляскасына утыра. Балачагын “сикереп үтеп”, яшьтән

олыгайган Әлфинур апа бөтен көчен, тырышлыгын, назын шуларга бирә.

Әтисе Абдулла абый 1941 елда ук фронтка китә. Бер хәбәре дә килми.

Соңрак кына “хәбәрсез югалды” дигән кайгылы кәгазь килеп төшә.

– Әни дүрт бала белән ялгыз калып, дөнья йөген берүзе тартты. Мин

барлы-юклы дүрт сыйныф белем алдым. Бала гына булсак та, тирән елга

кырыеннан агач ботаклары җыеп, чанага төяп алып кайта идек. Шуларны

ягып мәктәпне җылыттылар, – дип искә ала Әлфинур апа. – Үзебез ачлы-

туклы. Юкәнең яшь бәбәнәген җыябыз да, әни шуны салып аш пешерә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сузылмалы була иде ул. Шул аш, какы, черек бәрәңге күмәче безне үлемнән

алып калды. Әрекмән яфрагы җыеп, сыерлы кешеләргә илтәбез дә, алар бераз

сөт бирә. Черек бәрәңге күмәче белән сөтнең тәмлелеге иде ул чакта. Тәме

әле дә авызда саклана.

Машиналарга ашлык төяп, машина өстендә заготзернога ашлык

илткәннәре хакында да ачынып сөйләде ул. Кеп-кечкенә кыз бала... ашлык

тутырган капчыклар. Бүгенге балаларга карыйбыз да... күз алдына китерүе дә

кыен.

– Капчыкларны күтәреп җәяүләп кайтабыз. Берсен генә дә югалтырга

ярамый. Җитмәсә, суккан капчыклар бик авыр була иде. Көчкә кайтып

җитеп, хәлсезлектән аяктан ук егылабыз, – дип сөйли Әлфинур

Галәветдинова.

Әнә шундый авырлыклар да тез чүктермәгән безнең хатын-кызларны.

Ачлык, ялангачлыкны күреп үскәнгә, авырлыкларны башларыннан

кичергәнгә, бүгенге тормышның һәр мизгеленнән тәм һәм ямь табып яшәргә

тырыша алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X