erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шундый гаиләләр бар авылларда...

​​​​​​​Һәр эшне төрлечә башкарырга була. Ул кешенең аңа ни дәрәҗәдә җаваплы каравыннан тора.

Һәр эшне төрлечә башкарырга була. Ул кешенең аңа ни дәрәҗәдә җаваплы каравыннан тора.

Арча станциясендәге күпфункцияле мәдәни үзәгендә үткән “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” дигән район гаилә фестиваль-бәйгесеннән соң шундый фикергә килдек. Биредә шул зонага кергән мәдәният учреждениеләре үзләре әзерләгән гаиләләр чыгышларын тәкъдим итте.

Дөрес, төрлесе бар. Әмма тырышканнар, төрле формалар уйлап тапканнар. Монда видеофильмнар да, гаиләләр белән турыдан-туры аралашулар да, клиплар да, сәхнәләштерелгән чыгышлар да бар. Кәчедән Энҗе һәм Роберт Әхмәтҗановларда кунакта булдык. Алар белән безне кызлары Адилә таныштырды. Ашабаштан Зәйнуллиннар гаиләсе язмышы тетрәндерде дә, гаилә башлыгы Фәнис гармунда уйнап, бөтен гаиләләре белән җырлаганда сокландырды да. Бу гаилә турында аерым тукталырга кирәк, дигән фикергә килдек.

Күпербаштан Тимашевлар бөтен гаиләләре белән катнашып, кызларын “кияүгә” бирделәр. Сәхнәдә шундый күренешне тәкъдим иттеләр. Римма белән Илшат ике кыз, бер егет үстерәләр, мәдәни чараларда актив катнашалар, спектакльләрдә уйныйлар. Җор күңелле, иҗади гаилә. Айваннан Хаҗиевлар әбиләреннән калган әйберләрне бүгенгә кадәр кадерләп саклыйлар. Шәҗәрәләре дә искитәрлек. Күпме хезмәт, күпме көч. Сокландык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Каенсардан Җәләевлар гөрләтеп авылда яшәр яталар. Бергәләп ял итәргә яраталар, китаплап укыйлар, чәчәкләр үстерәләр, сәхнәгә дә еш чыгалар. Илназның җырга осталыгы балаларына да күчкән. Яңасаладан Тимофеевлар да авылны үз иткән. Штерәдән Камаловлар үзенчәлекле чыгыш әзерләгәннәр. Иске Чүриледән Рифкать Вәлишинның гитарада уйнап җырлавы, нәни кызы, үзе әйткәнчә, булачак актриса, Нәфисәнең бирелеп-бирелеп шигырь сөйләве бик ошады. Рифкать үзе дә кечкенәдән сәхнәдә булган, биш яшендә дипломант исемен яулаган.     

Арча станциясеннән Фәрхуллиннарның әбиләрендә дә “кунак” булдык бу көнне. Анда барлык туганнары җыелды. Иҗади гаилә икәннәрен белә идек инде. Миләүшә белән Фоатның танышулары да сәхнәдә булды, икесе дә “Әлдермештән Әлмәндәр”дә уйнадылар. Бәйгедә кызлары, уллары белән бергә “Беренче театр”дан өзек күрсәттеләр. Бик күңелле килеп чыкты. Миләүшәнең әнисенең балта эше остасы булуы да мәгълүм. Аларның нәселләре чана ясаучыларга барып тоташа икән. Ә менә Миләүшәнең кул эше остасы булуын бу көнне күрдек. Ул күлмәкләр тегә, кәрҗиннәр үрә, түбәтәйләр чигә, бәйли һәм башкалар.

Урта Сәрдәдән Резидә һәм Ленар Хәбибрахмановлар гаиләсе турында да берничә сүз әйтеп үтәсе килә. Гаилә буыннан буынга килгән туган телгә, динебезгә булган мәхәббәтне саклауга зур урын бирә. Резидә буш вакытында картиналар ясый, шкатулкалар бәйли. Гаилә авылда уздырылган мәдәни чараларда да актив катнаша. Иҗади гаилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X