Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Шушма елый: балыкчылар, елга аяныч хәлдә, дип зарлана

    «Җәй җитте исә, Шушма елгасы ара-тирә яшел-ак төскә керә. Быел да берничә тапкыр шундый хәл кабатланды. Инде хәзер балыклар күпләп үлә башлады. Сасы истән елга янына килә торган да түгел. Бу хәлгә күңелебез бик әрни. Безгә ярдәм итә алмассызмы?» Балтач районы балыкчылары редакциягә әнә шулай дип мөрәҗәгать итте ("Ватаным Татарстан", Казан, Зөһрә Садыйкова).

    Шушма елый: балыкчылар, елга аяныч хәлдә, дип зарлана

     23.07.2021

    Шушма елый: балыкчылар, елга аяныч хәлдә, дип зарлана

    «Җәй җитте исә, Шушма елгасы ара-тирә яшел-ак төскә керә. Быел да берничә тапкыр шундый хәл кабатланды. Инде хәзер балыклар күпләп үлә башлады. Сасы истән елга янына килә торган да түгел. Бу хәлгә күңелебез бик әрни. Безгә ярдәм итә алмассызмы?» Балтач районы балыкчылары редакциягә әнә шулай дип мөрәҗәгать итте.

     Елгада тереклек һәлак була

    Алмаз Фазылҗанов – озак еллар биредә кармак салган һәвәскәр балыкчы. Шушма елгасының мондый хәлдә булуын да беренчеләрдән булып ул хәбәр итте безгә. Тәкъдим ителгән фото һәм видео материаллардан күренгәнчә, чыннан да, Балтач, Кариле, Салавыч тугайлары арасыннан аккан Шушма елгасының төсе үзгәргән.

    – Кызганыч, районыбызда рәхәтләнеп ял итәрлек урыннар азая. Ничә милләтне берләштереп, ничә буынны үстергән Шушма елгасы бик аяныч хәлдә, – дип сөйләде ул безгә. – Мин үзем кечкенәдән шул елгадан балык тотып, коенып, яр кырыендагы  кычытканнарга өтәләнеп, какы ашап үскән егет. Шуңа күрә Балтачта балыкчылардан социаль челтәрләрдә Шушма елгасының пычрануы, балыклар үлә башлавы турында хәбәрләр килә башлагач, бу хәлләрне күреп күңел әрнеде. Кызганыч, бу вазгыятьне уңай якка хәл итәр өчен бер эш эшләнмәве дә, без, балыкчыларны, бик гаҗәпләндерә. Ярар, өлкәннәр әйтмешли, яшисен яшәгән инде. Мин дә тотасы балыгымны тоттым. Киләчәк буыныбызга районыбыздагы шушы матур, киң ярлы, челтерәп аккан ташлыклы, сандугачлы Шушма елгабызны чистартып калдырасы иде.

    Аның сүзләренчә, елгага ниндидер ак матдә агызу очраклары берничә ел рәттән кабатлана. Быел мондый күренеш июньдә берничә тапкыр күзәтелгән. Узган атна ахырында хәл тагын кабатланган. Нәтиҗәдә, июнь аендагы пычранудан соң, балыклар күпләп үлә башлаган. Хәзер сасыган балык исенә елга буена килә торган түгел, ди Алмаз Фазылҗанова.

    Аның сүзләрен Илдус Галиев та куәтли.

    – Елганың пычрануы аркасында анда булган барча тереклек һәлак була, – диде ул. – Агым буенча Балтачтан аскы ягында (15–20 чакрым) балыклар үлә. Салавыч, Янгул, Биктәш, Борнак, Смәил, Чутай авыллары тирәсендә суда да, яр буенда да алар күп. Су коену турында уйлау түгел, яр буена да якын килеп булмый.

    Балыкчылар әйтүенчә, төп зыянны «Арча» Балтач сөт-май комбинаты сала. Шулай ук алар елга пычрануда Балтачның торак-коммуналь хуҗалыгының да өлеше бар, дигән фикерләрен җиткерде. Июль башында әлеге проблемага битараф булмаган балтачлылар җыелышып, май комбинаты җитәкчелеге белән дә сөйләшкән. Инде килештек, аңлаштык, дип таралышкан да булганнар. Тик ике атнадан бу хәлләр янәдән кабатланган. Хәзерге вакытта халык Россия һәм республика Президентларына, Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгына, Росприроднадзор һәм башка дәүләт органнарына хатлар юллаган.

    – Мөмкин булган барлык социаль челтәрләрдә бу проблема буенча көн саен диярлек фото һәм видео материаллар куелып барыла. Шушмага зыян китерә торган ташландык су агып утыра торган җирдә һәм шуннан түбәндәрәк урнашкан урыннарда көн саен мониторинг алып барыла. Балтач сөт-май комбинаты җитәкчеләре белән очрашу вакытында: «Бу аяныч хәлне туктату өчен комбинатка балыкчылардан ниндидер ярдәм кирәк булса, әйтегез, без әзер», –  дидек. Без, чыннан да, елганың язмышына битараф түгел, – диде Илдус Галиев.

    «Яхшылыкны түгел, начарлыкны күрәләр»

    Чыннан да, әлеге проблема турында министрлыкта да, Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында да беләләр булып чыкты. Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат үзәге җавабыннан аңлашылганча, июнь башында министрлыкның Төньяк территориаль идарәсенә Балтач районы халкыннан Шушма елгасының экологик торышы начарлану турында мөрәҗәгать килгән. Шуннан соң Кариле авылы янындагы табигый судан пробалар алынган. Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре суда кислород җитмәүне, нитритлар һәм фосфатлар  рөхсәт ителгәннән артыграк булуын күрсәткән. Шуннан соң «Арча» җәмгыятенә 80 мең сум күләмендә штраф салынган.

    – Хәзерге вакытта шулай ук әйләнә-тирәгә китерелгән зыянның да күләме исәпләнелә. Моннан тыш, республикадагы барлык чистарту корылмаларын тикшерә башладылар, – диде матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Мулюкова.

    Реклама

    Әлеге мәгълүматны  республиканың Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты да раслады. Комитетның матбугат үзәге җитәкчесе Ангелина Ширяева әйтүенчә, елгага юынтык сулар агызу факты расланган. Хәзерге вакытта дәүләт комитеты тарафыннан административ тикшерү алып барыла.

    Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, без Балтач сөт-май комбинатының баш инженеры Руслан Гатауллинга да мөрәҗәгать иттек. Дөресен генә әйткәндә, әлеге хәлләрдән ул үзе дә тәмам арыган һәм туйган булып чыкты.

    – Мин бу хәлләрдән арыдым инде. Күпме генә аңлатсам  да, аңларга теләүче дә, ишетүче дә юк. Ел саен шушы вакытларда Шушма ап-ак төскә керә. Көннәр эссе, яңгырлар юк, елгалар саекты. Күпчелек урыннарда сулыклар корып ук бетте. Мондый һава торышы Шушма төбендәге суүсемнәргә чәчәк атар өчен менә дигән шартлар тудыра. Суга шуларның төсе чыга. Алар чәчәк атып бетергәч, чери һәм кислород йотыла башлый. Балыклар шуннан үләргә мөмкин. Май заводының Шушма елгасы янында урнашуы бик уңайсыз, чөнки кешеләр юынтык суларны без җибәрәбез, дип уйлый. Экологларга да бераз тирәнрәк анализ ясарга була бит, – диде җитәкче.

    Шул ук вакытта Руслан Гатауллин комбинатның гаебе барлыгын да тулысынча инкарь итми.

    – Бездә 2016 елдан бирле чистарту корылмасы төзелә. Булачак корылманың смета бәясе – 219 млн сум. Бүгенгә 100 млн сум акча керде. Беркемнән бернинди ярдәм юк. Барысын да үз көчебез белән эшлибез. Шушы көннәрдә генә төзәтеп җибәрү эшләре алып барылды. Белгечләр тегеннән-моннан боргалаган вакытта эш тәртибе үзгәреп тә китә. Экологларның анализ алулары да шушы вакытка туры килде. Күрсәткечләрдә үзгәреш бар, әлбәттә. Нитритлар һәм фосфатларның 1,5 тапкыр артыграк булуы ачыкланды.     2016 елга кадәр, ягъни чистарту корылмасы төзелә башлаганчы бу хилафлыклар 20–30 мәртәбә артыграк иде. Менә шушы уңай үзгәрешләрне күрүчеләр, бәяләүчеләр юк. Бары тик начарлык кына эзлиләр. Иң авыр корылмалар сөт җитештерү тармагында дип санала. Без болай да тырышабыз. Күпме кешегә эш урыны бирәбез. Ә нәтиҗәсе юк, – диде ул ачынып.

    Баш инженер фикеренчә, мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын һәм елга пычранмасын өчен, чистарту корылмасын 30 ел элек төзергә кирәк булган.

    – Хәзерге вакытта 30 ел аккан шушы пычраклар (комбинатныкы гына түгел, башка оешмаларның калдыклары да) ашлама ролен үтәп, үсемлекләргә үрчү өчен уңай шартлар тудыра. Ә бүген безнең чистарту корылмаларыннан мондый пычраклар акмый. Аны гел чистарту өстендә эшлибез. Планны тулысынча тормышка ашыру өчен бер ел вакыт калды. Ләкин бүгенге вазгыятьтә бу штрафлар белән безгә аяк кына чалалар. Халык менә шуны да аңласын иде, – диде Руслан Гатауллин.

    Соңгы сүз

    Экологлар гаеплеләрне ачыкласалар да, реаль чаралар гына күрелми. Балыкчыларның әнә  шуңа эчләре поша.

    – Штраф салып кына Шушмадагы вазгыять уңай якка үзгәрми. Безнең максат – гаепле яктан акча каеру түгел. Монда май комбинатын гына да гаепләп калдырып булмый торгандыр. Безгә, ә иң мөһиме, елгага һәм балыкларга, аннан файда юк. Безнең өчен Шушманы пычратмаулары мөһим. Шуны, ниһаять, ишетсеннәр һәм реаль чаралар күрсеннәр иде, – дип соңгы теләкләрен җиткерде табигый сулыкларга битараф булмаган Балтач халкы.

    Белгеч фикере

    Наил Назаров, эколог:

    – Нитритлар, нитратлар һәм фосфатлар – болар барысы да составында азот һәм фосфор булган аксым компонентларының оксидлашуы (черүе) нәтиҗәсендә барлыкка килгән матдәләр. Бу шулай ук сулыкка артык күләмдә органик калдыклар һәм органик матдәләр эләгүнең билгесе булып та тора. Суга эләккән һәм суда хасил булган фосфатлар һәм нитратлар төп биоген матдәләрнең – фосфорның һәм азотның – актив формаларының барлыкка килүенә китерә. Ә биогеннар үз чиратында «суның чәчәк атуына», ягъни суүсемнәрнең һәм бактерияларның кирәгеннән артык үрчүенә китерә. Бу шартларда судагы организмнарга кислород җитешмәү һәм токсиннар тискәре йогынты ясый.

    Бу очракта иң беренче итеп пычрану чыганакларын билгеләргә кирәк. Сулыкларның органик пычрануының төп сәбәбе – авыл хуҗалыгы җирләреннән килгән агым суның елга һәм күлләргә эләгүе. Шулай ук кайбер сәнәгать объектлары да үзләренең пычрак суларын турыдан-туры яки чистарту корылмалары аша табигый сулыкларга агыза. Беренче чиратта, моңа азык-төлек сәнәгате  объектлары керә.

    Шушма елгасы инде берничә ел рәттән  органик пычрануга дучар ителә. Елганың гидрохимик, токсикологик һәм санитар-гигиена күрсәткечләре нормадан шактый тайпыла. Шушмага бу кадәр нык йогынтыны бары тик сөт комбинаты гына ясарга сәләтле. Өстәвенә пычрак суларның нәкъ сөт комбинатыннан килүе дә билгеле.  Моның турында экологлар инде 2018 елдан бирле чаң суга, биологик чистарту корылмаларының эшчәнлеген тикшерү турында күп фикер әйтелде.

    Гомумән, республикада елга-күлләр пычрану очраклары бик күп. Минемчә, бу очракларның төгәл саны беркемгә дә мәгълүм түгел. Пычрану очракларының төп сәбәпләре – сулыклардан файдаланучы  объектларның алдан билгеләнгән технологик һәм экологик регламентларны бозып эшләвендә.

    https://vatantat.ru/2021/07/59320/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: