Реклама
Халык телендә һаман да мәктәпләр ярминкәсе...
Күрдегезме, Лесхоз мәктәбе нинди генә дару үләне, агач бөреләре алып килмәгән! Кайбер мәктәпләр кечкенә генә сеткаларга суган, сарымсак, бәрәңге тутырып алып килгәннәр - арзан да, җайлы да! Ә Шушмабаш мәктәбе ...
Шушмабаш мәктәбе! Әйдәгез мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрданованы тыңлыйк әле.
- Барлык уныш та узебезнең участоктан, 2 тоннадан артыграк уныш белән килдек: кишер, чөгендер, суган, кэбестэ, сарымсак, бэрэңге, алма, слива + консервланган продукция компот, варенье, салат, рассольник, борщ, повидло һәм башкалар. Кәбестәбез - Шушмабаш мәктәбенең бренды 👍👍👍Участокта устергэн унышыбыз - барыбызның да уртак хезмэт нэтиҗэсе. Бүгенге көндэ мәктәп территориясе бик матур булып, аллы - гөлле чэчэклэргэ күмелеп, укучыларны яна уку елын каршыларга эзер булып балкып тора. Яна уку елына эзерлек буенча беренче урынны яуладык. Тырыш , бердэм, яңалыкка омтылучан коллективым белән. Бик зур рәхмәт. Башлап жибэрэсе уку елында һәрбарчасына ( мин аларның барысын да яратам) эшлэрендэ унышлар, яңадан -яңа биеклеклэр, сэламэтлек, гаилэлэрендэ иминлек телим.
Без дә шул теләкләргә кушылабыз. Молодцы!
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз