Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Шушмабашта шәхси затларның үзйөрешле техникасына техник карау узды

    Техник карау узмаучылар өчен административ җаваплылык каралган.

    19 майда Арча районы Шушмабаш авылында шәхси затларның үзйөрешле техникаларына һәм аларның тагылмаларын техник карау үтте.

    Техник карауга Шушмабаш авыл җирлегендә яшәүче физик затлар исеменә теркәлгән 65 процент техника тәкъдим ителде. Якын арада алар техник карау узу турында таныклык алачак. Техник кару узмаучылар өчен 1000 сумга кадәр штраф яки 6 айга кадәр транспорт чараларын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә административ җаваплылык каралган.

    Реклама

    Габделхак Касыймов Арча районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге баш дәүләт инженер-инспекторы

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: