Шушмабашта җыен узды
8 февральдә Шушмабаш авылы гражданнарының җыены булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
Җыенда “Северный” агрофирмасы” җитәкчесе, авыл җирлеге башлыгы, белгечләр, ветеринария табибы, участок инспекторы чыгыш ясадылар.
– Безнең территориядә “Северный” хуҗалыгы булу эшебездә зур таяныч, – диде авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов. – Мөрәҗәгать иткәндә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торалар. Урамнарны кардан чистарту буенча да проблема булганы юк.
Район башлыгы Илшат Нуриев районда башкарыла торган эшләр, тормышка ашырыла торган программалар турында сөйләде. Ул “Северный” ширкәтенең, авыл җирлегенең эшенә уңай бәя бирде.
Соңыннан хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев