Арск-Информ
  • Рус Тат
  • "Шушы вакыйга минем өчен гомерлек дәрес булды"

    “Шамил” мәчете имам-хатыйбыАллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән һәм ризалыгыннан ерак итә торган һәм кешене ике дөнья бәхетсезлегенә этәрә торган иң тискәре һәм җирәнгеч ике сыйфатны аңлату өчен, сүзне Корбан исемле кешегә тапшырабыз. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28869

    – Мин – Дагыстан егете, исемем Корбан була. Медицина университетын тәмамлагач, татар кызына өйләнеп, Татарстанда калдым һәм гомер буе монда яшәдем. Табиб хезмәтен башкардым, хәзерге вакытта лаеклы ялда оныкларым белән сөенеп яшим. Тормышымда үзем өчен бик гыйбрәтле һәм гомер буе үзем өчен тормыш маягы булган ике вакыйга булды, шулар белән уртаклашам.   Беренче вакыйга. Әйткәнемчә, мин Дагыстанның Гунибск районы Бухты авылында туып үстем. 1960 еллар. Миңа якынча 10-11 яшьләр тирәсе. Әти колхозда эшли иде. Мин кайчак аңа ияреп барып, үземчә булыша идем. Көннәрдән бер көнне иртән иртүк колхоз рәисе бөтен эшчеләрне җыйды да кайберәүләрне бастырып күтәренке тавыш белән сүгә башлады. Чират Мәрьям исемле тол хатынга, үзе генә биш бала үстерүче анага җитте. Колхоз рәисе дөньядагы иң түбән кабахәт сүзләрне кулланып, бөтенесе каршында Мәрьямне кимсетә башлады. Ялгыз ана, сабырлыгы бетеп, мөлдерәмә яшьләрен агызды: “Аллаһыдан курык. Нахакка кеше рәнҗетмә”, – диде. “Кайда синең Аллаһың?! Күрсәт миңа! Мин аны хәзер аяк астына салып таптаячакмын!” – дип кычкырды рәис.   Җыелыш бетеп берничә сәгать узгач, фермада булган иң зур нәсел үгезләренең берсе ычкынып, ишегалдында йөрүче Сабирны, ягъни колхоз рәисен сөзеп таптады. Хушын җуйган, умыртка сөякләре сынган ирне хастаханәгә алып киттеләр. Шушы хәлдән соң өч айга якын Сабир колхозда күренмәде, дәваланды. Аннан соң янә эшен дәвам итте. Ләкин шушы вакыйгадан соң ул бүтән беркемне дә рәнҗетмәс булды, гаепле кеше кебек башын аска иеп йөри башлады.   Икенче вакыйга үземә бәйле. Хирург буларак, үз гомеремдә бик күп операцияләр ясарга туры килде. Кечкенәдән үк әти-әнидән дин тәрбиясе алганга, бөтен операцияләрне Аллаһыга ялварып догадан башлый идем. Биш-ун минут догалар укымый торып, эшемне башламыйм, операция беткәннән соң да, авыруның тиз арада аякка басуын ялварып, догалар кыла идем. Башкарган бер операциям дә тискәре һәм күңелсез тәмамланмады. Миндә дәваланып савыккан кешеләр минем хакта яхшы сүз сөйләп, даным көннән-көн арта барды. Күп кеше миндә операция ясатыр өчен хәтта чират көтә иде. Шулай булуга карамастан, минем тәҗрибәдә иманымны арттырып Аллаһыга булган мөнәсәбәтемне ныгытучы һәм масаюдан коткаручы бер хәл булды.   Көннәрнең берендә хастаханәгә авыр хәлдәге бер кешене алып килделәр. Аңа тиз арада операция ясарга кирәк иде. “Бу эшне синнән дә әйбәтрәк башкаручы кеше юк”, – дигән булып, миңа тапшырдылар. Һәм мин дога да кыла алмыйча эшкә керештем. Операция элек башкарылганнарына караганда тагын да әйбәтрәк барды. Эш вакытында бер тамчы кан тамызмыйча диярлек тәмамланды. Бөтен иптәшләрем аягүрә басып кул чабып: “Син чыннан да алтын куллы”, – дип тәбрикләделәр һәм мактадылар. Шуннан соң эчемдә үзем белән горурлану һәм мактану хисе барлыкка килде. Ләкин икенче көнгә әлеге авыруның хәле кинәт авырайды. Шуннан соң аның яшәве өчен өч ай көрәштем, укымаган догам калмады. Исән-имин аякка басуын теләп догалар кылып, төннәрне йокысыз үткәрергә дә туры килде. Чөнки әлеге кеше үлеп китсә, миңа төрмә яный иде.   Шушы вакыйга минем өчен гомерлек дәрес булды. Шуннан соң, кем генә килеп мине мактаса да: “Мактамагыз, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме булмаса, берни эшли алмыйм. Эшләрне башкаручы – Аллаһ Үзе. Мин исә аның кулында бер корал гына. Шуңа күрә бөтен мактау һәм рәхмәт бер Аллаһның Үзенә тиеш. Моңа бөтен җаным, тәнем белән ышанам һәм минем иманыма беркем шик кертә алмаячак”, – дип әйтә идем.   Тормышымда күргән хәлләргә таянып һәм нәтиҗә ясап шундый фикергә килдем: Аллаһы Тәгалә тәкәбберлекне, үзеңне башкалардан өстен куюны һәм масаеп мактануны сөйми. Дөресен әйткәндә, андый кешеләрне беребез дә яратмый. Шулай булгач, әлеге җирәнгеч сыйфатлардан йөрәгебезне пакьларга тырышыйк. Әтинең сөйләгәне искә төште. Шайтаннарның җитәкчесе булган Иблис, тәкәбберлеге сәбәпле үзен Адәм галәйһиссәламнән өстен кую нәтиҗәсендә, фәрештәлек баскычында басып торган хәлдә түбән дәрәҗәгә төшә. Бозыклыкның тере үрнәге булган Фиргавен дә “Мин!” дип тәкәбберләнеп, гаскәре белән бергә диңгездә һәлак була. Ягъни тәкәбберлекнең өч җимеше – Аллаһ тарафыннан газаплану.

    Чыганак --- Матбугат.ру

    Реклама

    https://matbugat.ru/news/?id=28869

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: