erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сиңа килер кебек түгел...

Янгын 8 май көнне була. “Җиңү көне митингын үткәреп кайттык, – дип сөйли Рәзилә ханым. – Төшке аштан соң әткәй белән утын өяргә чыгып киттек”.

Без Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова белән гел хәбәрләшеп торабыз.

Мәктәп яңалыклары, уңышлары турында сөйләшәбез. Мәктәптә дә булабыз, коллектив белән дә аралашабыз. Тырыш авыл кешеләре турында язар өчен темалар да тәкъдим итә ул. Бер очрашуда: “Мәктәп барлыгы ун төрле күрсәткеч нигезендә бәяләнә”, – дип сөйләгән иде. “Россиянең иң яхшы йөз мәктәбе” исемлегенә кергән мәктәп ул! Белемле кадрлар, укучылар уңышы – иң төп күрсәткечләр шулар. Бурычлары – бер урында таптанмаска. Тәҗрибә уртаклашырга Санкт–Петербургка кадәр барган коллектив ул!

Узган ел район мәктәпләре арасында яңа уку елына әзерлек буенча 1нче урынны алып, көзге ярминкәгә 2 тоннадан артык уңыш белән килеп тә шаккатырды алар. Болар бар да тырыш, бердәм, яңалыкка омтылучан коллективның һәм, әлбәттә, җитәкченең хезмәт нәтиҗәсе.

Ә бүген... күңелсез хәбәрне ишетеп бик борчылдык. Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә һәм шушы ук мәктәптә эшләүче укытучы Әнис Шәймәрдановларның йортлары янган. Иң мөһиме – үзләре исән-сау. Шуңа шөкер итәргә кирәк. Борынгылар әйтмешли, әйбере булыр, ә менә кеше гомерен кире кайтарып булмый. Хәлләрен белеп, сөйләшеп утырганда да Рәзилә ханым шуңа шөкер итте. Рәзилә Габделнур кызы үзе Шушмабашта туып-үскән кыз, институтны тәмамлагач, Носы мәктәбендә укыта. Шушы авылга кияүгә чыга. Белмәгән идем, алар төп нигездә гомер итәләр икән. Төп йортны саклап яшәүләре дә (өлкәннәр белән!) йөрәккә май булып ята торган гамәл. Рәзилә ханым бу ягы белән дә сок-ландырды безне. Кайнанасы Гөлҗиһан апа инде мәрхүм. Кайнатасы Равил абый исән-сау.

– Утын өеп, ярты сәгать булдымы икән, чәй куярга өйгә керсәм, кухняда янгын инде җәелеп ята... электрдан чыккан, – дип сөйли Рәзилә ханым. – Тизрәк “112”гә шалтыраттым. Интернеттагы авыл төркеме буенча да хәбәр бик тиз таралды. Янгын машиналары бик тиз килеп җитте. Иң беренче Шушмабашның янгын машинасы килде. Янгынчылар янгынны күрше йортларга җәелергә ирек бирмәде. Ярый әле көчле җил булмады. Йортның дүрт стенасы утырып калды. Дүрт стена һәм һава... Йорт җиһазларын машинага тутырып, чүплеккә озаттык...

Тынлыкны бозып, сорап куям:

– Бу вакытта кечкенә улыгыз (5 яшь) кайда иде?

– Шушмабашта әнидә (Тәскирә апа) кунакта иде. Әле дә шунда. Без дә әнидә. Олы улыбыз өйләнеп, аерым яши... Менә йорт җиткерәсе бар инде хәзер.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Төп нигезгә төзи-сезме?

– Әйе. Әти дә моннан беркая китмим, ди.

Гомер буе казганып җыйган мал-мөлкәтнең янып әрәм булуы бик авыр хәлләр. Яңасын торгызу өчен зур акчалар кирәк. Иң авыры – ярдәм сорау. Хөрмәтле райондашлар, әйдәгез авыр хәлдә калган Шәймәрдановлар гаиләсенә ярдәм итик. Игелек эшләсәң, ул бише белән үзеңә әйләнеп кайтыр, диләр. Шәймәрдановлар янгын вакытында һәм соңыннан янгын калдыкларын җыештыруда булышкан авылдашларына, янгынчыларга, туганнарына, хез-мәттәшләренә, матди ярдәм күрсәтүчеләргә бик рәхмәтле.

Ярдәм итү өчен реквизитлар:

Шәймәрданова Рәзилә Габделнур кызының шәхси телефоны: 89377731530. Телефон номерына банк картасы да беркетелгән.

5536913870888670 Тинькофф — Шаймарданова Разиля

2200530128677101 Ак барс — Шаймарданова Разиля

5469620021962079 Сбербанк — Шаймарданов Динис (улы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X