Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Сикертәндә – музей!

    Сикертәндә – музей!

    21 августта Сикертән авылында тарихка кереп калырлык вакыйга булды.

    Билгеле булганча, татар халкының бөек улы Галиәсгар Камал Сикертән авылында туган, 6 яшькә кадәр шунда яшәгән.

    Моннан берничә ел элек Сикертән мәктәбенә Г.Камал исеме бирелгән иде. Менә туган нигезе янында музее да барлыкка килде.

    Реклама

    Тантанада ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Арча район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова катнашты. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары да кайткан иде. Музейны төзүдә “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов башлап йөрде.

    Тантанадан соң Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары Мәдәният йортында спектакль куйдылар.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: