erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сикертәндә ниләр бар?

Бу кызыклы.

Таныш булыгыз – яңа китап

    “Авылдашларыма истәлеккә” дип исемләнгән китап дөнья күрде.  Китапны авылдашыбыз Миннерадил Имаметлин улы Сәлахетдинов язды. Ул отставкадагы полковник, Оборона министрлыгының Хәрби вәкиллек башлыгы, үзешчән рәссам. Китапта Сикертән авылының борынгысыннан алып бүгенге көнгәчә тарихы чагылыш таба һәм авылыбызны үстерүгә зур өлеш керткән кешеләре искә алына.

       Авыл... Бу сүзнең ни дәрәҗәдә газиз һәм якын икәнен авыл баласы гына беләдер, тоядыр. Кайда гына яшәмәсен, кайларда гына гомер кичермәсен, авыл кешесе туган җирен, туган туфрагын сагынып яши. Шулай булмаса Миннерадил абый да туган авылы турында шушындый матур, эчтәлекле китап чыгара алмас иде. Бу китапта Сикертән авылы халкының авыл хуҗалыгында зур уңышларга ирешүе, колхозлашу елларында, дәһшәтле сугыш чорында күргән михнәтләрне зур түземлек белән кичерүләре, ир - егетләрнең Бөек Ватан сугышында дошманга каршы батырларча көрәшүе хакындагы язмаларны укып горурлык хисе кичердем. Бу китапка әтием Мөхәмәтдин һәм Мансур абыемның исемнәре дә керүе мине тагын да сөендерде.

    Кечкенә генә авылдан орден - медальләр алган фронт һәм хезмәт батырлары, мактаулы исемнәр алган җитәкчеләр чыккан. Авылыбыз кызыклы һәм гыйбрәтле язмышлы кешеләргә, үрнәк алырлык шәхесләргә бай.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

     Туган авылың турында китап язу ул бик зур тырышлык, вакыт һәм хезмәт сорый. Бик зур эш башкарылган. Бу китап бер генә укучыны да битараф калдырмас. Чит төбәкләрдә яшәүче авылдашларым кулыгызга бу китапны алып, аның битләре аша гына булса да туган якларыгызга кайтып килерсез.

    Минрадил Сәлахетдиновка, шулай ук материал туплауга, китап чыгаруга хезмәтләре кергән һәркемгә олы рәхмәтемне җиткерәм.

                    Әнисә Ишморатова (Гыйләҗиева).

Сикертән—Урта Сәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X