erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сикертәндә яшәүче Тарасовлар коронавирустан вакцина ясаттылар

Юк-барга ышанмагыз!

Башта телефон аша аларның хәлләрен белдек. Сикертәнгә баргач күрешеп, үзләре белән сөйләшеп утырдык.

Капканы ачып керүгә кары көрәлгән зур ишегалдында Надежда Михайловна каршы алды. Саф һавага йөрергә чыккан.  Сөбханалла, йөзе балкып тора. Телефон аша сөйләшкәндә дөрес аңламадым ахры, 60 яшь бармы икән әле, дип уйлап куйдым. Ире белән икесе дә 1951 елгылар булып чыкты алар. Надежда Михайловна сүзне ерактан башлады.

– Мин үзем Казанбашта туып-үскән кыз, – дип сөйләде ул. – Безнең әти ягыннан Мельниковлар нәселе оста тимерчеләр булганнар. Әтинең әтисе Степан бабай. Казанбаштагы коры елганы да Степан елгасы дип йөртәләр.  Әти Михаил Мельников сугышта катнашкан кеше. Әнием татар кызы – Заһидә. Әти белән әни бик дус яшәде. Әти бар эшкә дә оста булды.

– Сикертәнгә ничек килеп урнаштыгыз?

– Ижевскида яшәдек без, – дип сөйләде Владимир Юрьевич. – Дача да бар иде. Ничектер бу якларга кайтырга булдык. Белдерү буенча Сикертәндәге өйне карадык. Ошаттык. Үкенмибез. 10 елдан артык инде монда яшибез. Авыл халкын да яраттык. Ачыклар, әйбәтләр. Кыз белән кияү, оныклар Мәскәүдә яши. Кайтып торалар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ничек вакцина ясатырга булдыгыз? Курыкмадыгызмы? Төрле сүзләр йөри бит...

– Төрле юк-бар сүзгә ышанмаска кирәк, – диде Надежда Михайловна. – Интернет челтәрендә дә теләсә нәрсә язалар. Вакцинадан түгел, коронавирус чиреннән куркырга кирәк. Балалар Мәскәүдә яшәгәч, башкалада коронавирусның каты булганын белеп тордык. “Ковид–19”ның куркыныч йогышлы чир икәнен яхшы белгәнгә балалар вакцинаны ясатты. Алар безгә кайтмый тормый. Безгә дә сак булырга кирәк дип, без дә вакцина ясаттык. Курыкмадык. Венадан анализга кан алдылар, йөрәккә ЭКГ үткәрделәр. Температураны үлчәделәр. Аллергия бармы-юкмы сораштылар. Чиреңне яшермәскә кирәк. Беренче прививканы 29 гыйнварда ясаттык. Икенчесен 21 көннән соң үткәрделәр. Авырмадык, җиңел кичердек.

Тормышта оптимист булырга кирәк. Күңел төшенкелегенә бирелүчәннәрне гадәттә чир сагалап тора. Ә ничек оптимист булырга? Надежда белән Владимирга карыйм да, нәкъ менә Тарасовлар кебек булырга кирәк, дим. Сере нидә?

– Без бер дә тик тормыйбыз, – ди Надежда Михайловна. – Гел нәрсәдер эшлибез. Мин тегәм дә. Ижевскида трикотаж фабрикасында технолог булып эшләдем. Владимир слесарь. Ул кар көри, балык тотарга йөри. Елга бакча артында гына. Бик матур җирдә яшибез. Җир кардан ачылуга бакча эше башлана. Ә бакча зур безнең. Эш җитәрлек. Каникуллар башлануга балалар кайтып җитә.

Өйләре каршында гына клуб. Нинди чара үтә – керми калмыйлар. Төрле мәдәни чаралар оештыручыларга бик рәхмәтлеләр. Күңел күтәренкелеге өчен анысы да кирәк. Өй эчен матур итеп ремонтлаганнар. Район яңалыкларын да белеп торалар. Шат күңелле Надежда Михайловна хәтта район газетасын үбеп алды. Яшәсен район газетасы, дип. Әнә шундый алар. Исән-сау булсыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X