Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Симез сарык урынына сигезне суйдырган"

    Ә Саҗидә апа саламга дип басуга түгел, ферма янына киткән була.

    Бераз гына тарихка күз салып, колхоз дигән “корабль”нең ничек барлыкка килүен искә  төшерик әле.

    Колхоз елларында бу турыдагы бер мәзәк йөри иде. Сталин авыр хәлдә яткан Ленин янына килеп: “Авылларны нишләтим?” – дип сораган, имеш. “Как хочь”, – дигән юлбашчы. Сталин моны “колхоз” дип ишеткән...

    Мәрхүм хезмәттәшебез еш кына: “Идеясе әйбәт, тормышка ашыручылары гына шундый”, – ди торган иде. Күмәк  хуҗалык идеясе дә әйбәт булган бит. Әйтик, бер авыл кешеләре бергә җыелып уртак хуҗалык оештыра. Иң абруйлы, булдыклы кешене җитәкче итеп сайлыйлар. Бергә эшлиләр, байлык булдыралар, табышны бүләләр. Болар бар да ирекле эшләнә, теләмисең икән, аерым яшисең. Ә бездә колхозга “ирекле-мәҗбүри” кертәләр, ат, сыер, келәтләрне тартып алалар. Аерым хуҗалыклар булып яшәүчеләргә дошманга караган кебек карыйлар. Хәллерәк, булдыклы кешеләрне “кулак” дип Себергә сөрәләр. Колхоз төзелгән елларда рәисләрне үз авылларыннан куялар әле. Аларның күбесе укый-яза да белми. Берәр атна эшләп карагач күршесенә: “Миңа җитте, берәр атна син дә эшләп кара”, – диючеләре дә була. Аннан рәисләрне читтән китереп куюга күчәләр, райком үз кешесен көчләп куя башлый.

    Казанда университетта укыганда бер укытучы колхозның ни икәнлеген бик гади  аңлаткан иде.

    – Менә күз алдына китерегез: элгечтә өр-яңа костюм-чалбар эленеп тора, ди. Сез шуны күргән саен куанасыз, әмма аны кияргә ярамый, чөнки ул – безнеке! Колхозда да шулай, аның бөтен байлыгы – безнеке, әмма аңа кагылырга ярамый.

    Гади генә бер мисал. Уңыш ярыйсы гына булган елларда да халыкка җитәрлек итеп салам да бирмәделәр. Кич җитүгә хатын-кызлар  кача-поса басуга салам эзләргә чыгып китәр иде. Безнең авылның Саҗидә апа да шулай кич бау алып чыгып китә. Ире көтеп алҗыгач аны басулар буйлап эзләргә чыга (ул колхозның актив кешесе, аңа урлашырга ярамый). Төне буе эзли ул хатынын.  Минем хатынны күрмәдегезме, дип кешеләргә дә кереп булмый, иртәгә бөтен дөньяга фаш итәчәкләр.

    Ә Саҗидә апа саламга дип басуга түгел, ферма янына киткән була.

    Шунда силос чокырына мәтәлеп төшеп иртәнгә кадәр чыга алмый. Ярдәм сорап кычкырырга да курыккандыр инде, бичара.

    Колхоз рәисе яз көне машинасына утырып салам яндырып йөри, машинасын туктатып та тормый, шырпы сызып эскерткә генә ыргыта...

    Реклама

    Колхоз – колхозчыларныкы түгел, рәис анда алла да, мулла да.

    Бер колхоз рәисе бригадирга шалтырата.

    – Фәлән сәгатькә симез сарык суйдырып куй, мин килеп алырмын, – ди.

    Килә бу, ә тегендә сигез сарык түшкәсе эленеп тора!

    – Мин сиңа симез сарык суярга куштым, ә син сигезне суйдыргансың! – дип җенләнгән була рәис.

    – Сигезен дә машинасына төяде дә, китеп барды. Безгә хет берсен булса да калдырмады, – дип сөйләгәннәр иде сарык суючылар.

    “Безнекен” ничек алып була? Бары тик урлап кына.  Нәрсә дә булса урлап кайту тора-бара гадәти хәлгә әверелеп, каннарга сеңде.

    Авылда бер кеше турында мәзәк итеп сөйлиләр иде. Өйгә бер дә буш кайтмый икән бу. Алып кайтыр нәрсә булмаса, өеннән алып килеп, шуны кыстырып кайта икән.

    Инвесторлар керә башлагач күпләр күбрәк “урлатмаслар” дип курыкты бит.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: