erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Симез сыердан файда юк

Сыер сөтне адәм баласына дип бирми. Тавык та без ашасын дип күкәй салмый. Бал корты да балны үзенә кыш чыгарга дип җыя.

Кешеләр менә шуларны үз файдаларына җайлаштырган гына.

– Сыер иң күп сөтне бозаулаганнан соң 100 көн бирә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов.

Сыерларны сөтенә карап төркемнәргә бүлеп асрауны колхозлар заманында мәҗбүри кертергә тырышып карадылар. Бу мәшәкатьле эш, аны башладылар, тора-бара ташладылар. Ә менә “Игенче” ширкәтендә бүгенге көндә тулысынча шушы алымны кулланалар. Сыерларны сөт бирүенә карап төркемнәргә аералар, мул сөт бирә торганына азык та мулдан эләгә.

– Гадәттә барлык терлек-ләргә берүк күләмдә азык ашаталар, – дип дәвам итә Р.Хәйретдинов. – Аз сөтле сыер симерә генә, симергән сыер сөт бирми инде. Ә сөтенә карап ашатсаң, азык сөт ясауга китә.

– Сыерларны сөтенә карап төркемнәргә бүлгәннән соң сөт ике тапкыр артты, – дип сөйләде Түбән Аты фермасы мөдире Ирек Закиров.

“Северный”, “Яңарыш”, “Кырлай”, “Тукай” ширкәтләрендә дә шул тәртип кертелгән.

28 сентябрьдә “Игенче” ширкәтендә район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләр катнашында узган семинарда терлекчелектә 8 айлык эшкә йомгак ясалды,  алда торган бурычлар ачыкланды. Фермаларда эш оештырылуы белән танышу булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Эшне тәртипле алып барган хуҗалыкларда нәтиҗәләр дә әйбәт. “Северный” ширкәтендә яңа технологияләр кертеп терлекчелекне яңа дәрәҗәгә күтәрделәр. Узган елга караганда бер айда гына да 3,5 млн сумлык сөт артык сатылган. Сигез айда – 27 млн сумлык!

Шул ук вакытта сөтне киметүчеләр дә бар.

– Үзегезгә керә торган акчаны югалтасыз бит! – дип шелтәләде район башлыгы Илшат Нуриев андый җитәкчеләрне һәм белгечләрне. – Тәртип урнаштыру өчен көн саен фермаларда булырга кирәк!

Шунысы гаҗәп, ни өчен шулай дип бастырган җитәкче, белгеч сәбәпләрне аңлатып бирә алмый. Күңел юкка күмер юк, дип әйтергә генә кала.

– Терлекчелектә эшлисе дә эшлисе әле, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Кайберләрегезнең фикерләре һаман да искечә. Яңа программалар куярга, яртышар ел каплатылмый йөргән сыер, таналар бар. Программалар кертелсә мондый хәл булмаячак.

“Игенче” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин ашату программасы кертелүен әйтте. Хәзер тракторларга да компьютерлар куела.

Район башлыгы сентябрь аенда җиңүче хуҗалыкларга дипломнар тапшырды. Күчмә кубок “Северный” ширкәтендә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X