erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Симәнәне – җилкәгә салып

Тарих битләренә ара-тирә күз салгалау зыян итми. Безнең районда да халык хәтеренә нык сеңеп калган вакыйгалар күп.

Бактың исә, быел Арчада элеватор төзелә башлауга 85 ел тула икән.

Эшли башлау вакыты – 1939 ел. Мондый предприятие сафка басу ул чор өчен (әле бүген дә районда шундый элеватор булу – бәхет ул, дип шатланабыз) гаять мөһим вакыйга була. Чөнки яңа төзелеп яши башлаган колхозлар үстергән уңышны урнаштыру үзе зур проблемага әверелә.

Ә иген уңышы ул еллар өчен начар булмый. 1937–1940 елларда гектардан уртача 10,3 центнер икмәк җыйнап алына. “Алан” колхозы (бу авыл бүген дә гөрләтеп яши) гектардан – 13, “Спартак” (Штерә), “Орнашбаш”, “Сукачы” (Түбән Мәтәскә), “Татарстан” (Татар Кәдрәге) колхозында 12шәр центнер алалар. Район буенча 349400 центнер икмәк җыйнала. Дәүләткә ашлык сату планы арттырып үтәлә. Әлеге икмәк элеваторга озатылган дигән сүз.

1940 ел, өлкәннәр әйтүенчә, икмәккә туенган ел була. Бер хезмәт көненә 2шәр килограмм икмәк, 2,5 килограмм бәрәңге, 220 грамм яшелчә, 5 килограммнан артык салам бирәләр.

1941 елда да әйбәт уңышка өмет  зур була. Әмма сугыш тормышның астын-өскә китерә, эшче көчләр нык кими. Игеннәрне урып-җыю гаять катлаулы шартларда бара, октябрь ахырына кадәр дәвам итә. Ашлыклар нигездә җыйнап алына, эскертләргә салына, әмма суктыру һәм дәүләткә тапшыру 1942 елның март ахырына кадәр дәвам итә.

Ашлыкны элеваторга атлар, үгезләр җигеп илтәләр. Менә шундый шартларда да дәүләткә 165 мең центнер ашлык тапшырыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Урып-җыюга районда калган, аягында басып тора алган бар халык тартыла. Элеваторда эшләүче ир-егетләр дә фронтка алына, шуңа анда да өстәмә көчләрсез булмый, күп эшнең кул көче белән башкарылуын да истә тотыйк. 1941 елның июленнән 1942 ел башына кадәр промкомбинат, райпотребсоюз, крахмал заводының 100дән артык кешесе элеваторда эшли.

Уңышны җыйнап алу, фронтны һәм тылны кирәк кадәр азык-төлек белән тәэмин итү төп бурыч булып тора.

1942 елда хәлләр тагын да катлаулана. Эшче куллар, техника, атлар, ягулык җитми. Еш яуган яңгырлар да комачаулый, язгы кыр эшләре 46 көнгә сузыла. Шулай да, язгы кыр эшләре планы үтәлгән соңгы ел була бу. Уңыш та бик түбән – нибары 5 центнер чамасы чыга. Кырыс карарлар кабул ителүгә, колхозларның симәнә ашлыгын да чыгартуга карамастан, икмәк сату планы 75 процентка гына үтәлә. Ә республика буенча ул 42,9 процент кына була. Колхозчыларга хезмәт көне өчен түләү (акчалата түләү бөтенләй юк!) 3–5 тапкыр кими. Хезмәт көненә 300 граммнан да кимрәк икмәк бирелә.

Бөек Ватан сугышы елларында Арча районы дәүләткә 460 мең  центнер ашлык тапшыра.

Икмәкне үстерүчеләр – колхозчылар үзләре бик авыр шартларда кала. Эшчеләргә карточкалар белән булса  да икмәк  бирәләр әле. Төп яшәү чыганагы булып шәхси ярдәмче хуҗалык кала. Әмма аңа да түләп бетерә алмаслык  салымнар салына. Әле бит аның терлегенә дә азык әзерләү мөмкинлеге булмый: тегендә керергә ярамый, монда керергә... 1940 елда районда 100 хуҗалыкка 64 сыер булса, 1944 елда 30 башка гына кала.

Сугыш елларында колхозчылар элеватордан язгы ташуларда бата-чума (аякта чабата) симәнә ашлыгы ташыган, дигән хатирәләрне укыганда тәнгә каз итләре чыга. Үзләре ач, капчыктагы ашлыкка тияргә, хәтта чылатырга да ярамый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X