Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Син алдан тартырсың...

    Өч абыйсы сугыш кырында ятып кала Мөндештә яшәүче тыл ветераны Оркыя апа Хәсәнованың

     

    – Кырыкка якынлашып килгән әтине дә фронтка аласылар иде. “Син бар, чыгып тор әле”, – дип районнан берәү бүлмәдән чыгарып җибәргән. Өчиле авыл Советы рәисе итеп куйганнар үзен. Самат абый Читада хезмәт итеп, көзгә кайтасы иде.

    Тик... танк колоннасы белән сугышка кергән. Днепрны кичкәндә күперне шартлатканнар. Дошман ягына чыгып юк булдымы, танк белән елга төбенә киттеме, хәбәрсез юкка чыкты. Зиннур һәм Зәкәрия абыйларның батырларча һәлак булуы турында хәбәр килде, – дип искә алды Оркыя апа. – Мин авыл Советында кизү тора идем. Хат ташучы да булдым. Кара мөһерле конвертларны бирү бигрәкләр дә авыр иде. Аңнарын югалтып егылучылар да булды. Бәхетемә, авыл Советына үзләре килеп ала торган иттеләр.

    Әтисе, әнисе, әбисе өйдә булу сәбәпле, кыз бик авырлык сизми. Тик кемгә җиңел булган инде ул заманда. Ачлык һәркемне дә тигезләгән.

    – Авыл Советыннан граммлап он бирәләр иде. Усадка барып тегермәннән алып кайтырга кирәк. Мин 7  сыйныф укучысы. Берсендә Арча асты Бирәзәгә Мәрьям апаларга (укытучыбыз Гани Нуриевның әнисе) тукталдык. Ул онны суга болгатып бирде. Әрем тәме генә иде. Тәме әле дә авызда саклана. Ашадык инде. Өчилегә кадәр (туган авылым) кайтасы бар бит, – диде Оркыя апа. – Ул күргәннәр инде. Хәзер сөйләсәң, башларыннан кичермәгәннәр гомер ышанмый. Өйләргә чиратлап ягып, өйдәш булып кереп тора идек. Ике көн берәүдә, ике көн икенче кешедә. Без Мәрьям апалар белән өйдәш булдык. Бервакыт Мәрьям апаның ире Нәбиулла абыйның үлү хәбәре килде. “Тормышны ни хәлләр тартып алып барырбыз”, – дип өзгәләнә Мәрьям апа. Тыңлап торган кечкенә кызының әнисен юатып: “Апа белән син алдан тартырсың, мин арттан этәрмен”, – дигәне истә калган.

    Бик күп мизгелләрне хәтерли ветеран. Безгә тыңларга кызык кебек, ә ул чакта... Күз яшьләре аша әйтелгән сүзләр, башкарылган эшләр. Керне селте белән юуны (көлне суга салып болгаталар да, төпкә утыргач, суы белән юалар) хәзер күз алдына да китереп булмый. Бервакыт авылга хәрби киемнәр кайтаралар. Кайсын юарга, кайсын рәтләргә гаи-ләләргә өләшәләр.

    – Сары җиз ләгән бар иде. Әни кемнәр җилкәсеннән салдырып алган киемнәр икән болар, дип елый-елый юды аларны, – ди Оркыя апа. – Авылда эшләргә кеше бетте. 12  яшьлекләр басуга чыкты. Атлар күтәрәмгә калды. Аның саен кеше, ат җибәрергә кушалар. Тыңламыйсың икән, судка. “Сугышка гына киткән булсам”, – дип өзгәләнә иде әти. Ул ачлык үзәккә үтте. Чиканас урманында имән күп үсә иде. Әкәләсен җыеп, киптереп, он итеп тартып, әни күмәч пешерә иде. Бик тәмсез нәрсә инде ул. Гомер онытмыйм, Фәсхулла абыйлар ачлыкка түзә алмагач, үлгән ат тиресен кайнатып шулпасын эчкәннәр. Дөрес, үлмәделәр, әмма шешенгәннәр иде.

    Шулай да яшьлек үзенекен иткән. Ач булсалар да, клубка җыелып күңел ачканнар. Иске генә клубның идәннәре сыгылып торган. Бирәзәбаш яшьләре спектакль дә куйган әле.

    Сугыштан соң Оркыя апа Мөндешкә килен булып төшкән. Алты бала үстергәннәр. Хәзерге вакытта янында килене Динә, оныклары Марат белән Наилә. Бәхетле әби булып, һәр туган көнгә сөенеп яши ветеран.

     

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: