erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Син минем җанымның яртысы...» фотолар бәйгесендә биш урын билгеләнде

«Арча хәбәрләре» сайтында гашыйклар көне алдыннан фотолар бәйгесе уздырылды

"Син минем җанымның яртысы..." бәйгесе 24 гыйнвардан башланып китте. Бәйгегә парлап төшкән фотолар кабул ителде. 

Арча, Иске Иябаш, Казанбаш, Иске Кишет, Наласа, Югары Бирәзә, Зур Бирәзә, Көтек, Мәмсә, Пөшәңгәр Иске Кенәр авылларыннан һәм шулай ук Балтач, Биектау районнарыннан барысы 19 катнашучыдан фотолар алдык. 

Тавыш бирү 1 февраль көнне башланды һәм 11 февральгә кадәр дәвам итте. Тавыш бирү юлы белән билгеләнгән җиңүчеләр 14 февраль көнне бүләкләнәчәк. Бүләкләү урыны һәм төгәл вакыты җиңүчеләргә хәбәр ителәчәк. 💟 

Җиңүчеләр:

1 урын - Эльмира һәм Марсель Мөхәммәтшиннар, Арча шәһәре (4186 тавыш)

2 урын - Эльвина һәм Альберт Чумаковлар, Пөшәңгәр авылы (3716)

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

3 урын - Шәриповлар гаиләсе, Казанбаш авылы (2117)

4 урын - Зөбәрҗәт һәм Раушан Нәҗмиевлар, Көтек авылы (1536)

5 урын - АлЬбина һәм Әхмәт Бәдриевлар, Арча шәһәре (829)  

Бәйгебезнең иганәчесе - Арча шәһәрендә хезмәт күрсәтүче Samina Tour туристлык агенствосы. Бәйге нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган өч җиңүче сәяхәткә 1, 2 һәм 3 меңлек ташлама сертификаты белән бүләкләнә. 4нче һәм 5нче урыннарга "Арча" радиосы һәм "Арча хәбәрләре" газетасына бер тапкыр бушка котлау бирү мөмкинлеге биреләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X