Арск-Информ
  • Рус Тат
  • «Синең урының тилеләр йортында»

    Ике күршенең җир өчен талашулары турында күп язабыз. Гомумән, күршеләрнең нидер бүлешүе, бер-берсеннән кимчелек эзләве – актуаль мәсьәлә. Арчада яшәүче 80 яшьлек Фирдәвес апа Әбдрәшитова да редакциягә шундый эчтәлектәге хат язып җибәргән. «Яши башлаганнан бирле ике як күршеләр белән безнең арада чишеп була алмаслык проблемалар туа. Булышыгыз!» – дигән ул.

    ИКЕ ЯКТАН ИКЕ БҮЛӘК

    Арча шәһәре станциясендә яшәүче Фирдәвес апаның йортын эзләп табу кыен. Ике ягына салынган зур йортларның күләгәсенә күмелеп, әрәмәлеккә төренгән ул. Нәкъ менә шул йортта малае белән Фирдәвес апа гомер итә.

    – Бу йортны 1976нчы елда сатып алдык. Сугыштан соңгы елларда ук салынган инде ул. Элек бер Николай Бурцев дигән кешегә 15 сутый җир биргәннәр. Ул шунда йорт та, келәт тә төзегән. Янгын чыгып, келәте янганнан соң, безнең хәзерге йортны салып куйган. Менә шул 15 сутый җирдә хәзер ике йорт: безнең һәм күршеләрнең йортлары урнашкан, – дип сөйләп китте хуҗабикә.

    Фирдәвес апа яшәгән урамда төзелгән йортлар бер-берсенә якын урнашкан булса да, ике йорт арасында өч метр ара бар. Ләкин күрше түбәсенең улагыннан аккан яңгыр, кар сулары беркемнең ишегалдына да агып утырмый. Ә биредә уң як күршеләренең түбәсеннән су ага.

    – Бер як күршенең түбә кыегындагы улагы безнең ишегалдына караган. Аннан аккан су, боз-кар баскыч төбенә кадәр килә. Ванна куеп, сигезәр чиләк су түгеп торабыз, стена баганалары череп бетте инде, – ди Фирдәвес апа, җимерелә башлаган стенасына төртеп күрсәтеп. – Аптырагач, поссоветка мөрәҗәгать иткән идем. Бер хуҗа тикшерергә төште, күршеләргә улакны дөресләп куярга кушты. Ярар, дигән иде. Ике ел үтте инде, кыл кыймылдатканы юк әле. Җитмәсә, «И, күпме генә су инде ул», дип мыскыл итә.

    Бер як күршесенә генә түзәр иде дә ул, ләкин икенчесе дә бар. Алары гел алышынып торалар икән. Әйтик, баштагы күршеләре канау казып, ташу суларын Фирдәвес апа бакчасына җибәрә торган булган. Ул су карчыкның йорт нигезе өстенә җыелып, өй асты чокырына тулган. Түземлеге калмагач, Фирдәвес апа судлашырга да әзер булган, ләкин ире алар барыбер аңлый торганнардан түгел, талашып-судлашып йөрмибез дип, икенче йорт урыны сораган, 1982нче елда гариза язган. Ни кызганыч, торырга йорт урыны булгач, яңасын бирмәгәннәр. 1985тә дә өметләнеп сораганнар, әмма хәерчегә җил каршы дигәндәй, тагын кире какканнар.

    – Безнең яшәү урыны бар, имеш. Ә шул ук елны район башлыгы булган Вәгыйзь Минһаҗев дөнья кадәр җир биләп, Арчаның нәкъ уртасында зур йорт салып куйды. Югыйсә, иремнең әтисе шушы җир өчен сугышта яу кырында ятып калган… Без бит бушка җир сорамадык. Тиененә кадәр җыйган үз акчабыз бар иде. Ләкин 90нчы елларда тилмереп җыйган 30 меңләп акча бер тиенсезгә әйләнеп янды.

    Хәзер исә күрше йортның хуҗалары башка. Әле күптән түгел генә малайны өйләндерәсе бар дип, Фирдәвес апаның өенә якын китереп, йортын зурайтып салган. Хуҗабикә сүзләренчә, кулында бернинди рөхсәт кәгазе дә юк. Шул йорт аркасында, Фирдәвес апа йорты күләгәдә утыра.

    – Хәзер безнең йортка кояш та төшми, җил дә исми. Улым да әйткәләп карады. «Минем үз җирем, нәрсә эшләргә кирәген беләм. Син бөтенләй монда яшәргә тиеш кеше түгел, синең урының тилеләр йортында. Ныгытып балта белән бәреп тондырасы», дип җикеренгән. Улым – эпилепсик, еш авырый. Күршенең бу сүзләрен ишетеп, тыңлап тордым, ләкин чыгарга батырчылык итмәдем, – дип, күз яшьләре белән сөйли ана. – Аннары, бер атнадан соң гафу үтенергә керделәр. Анда да кулларында кәгазь иде. Күршенең рөхсәтеннән башка йортны рәсмиләштереп булмый бит. Шуңа кул куйдыртырга иде исәбе – рөхсәт бирмәдем.

    Фирдәвес апа кул кушырып утыра торганнардан түгел. Фундамент казый башлаган көннәрдә үк поссоветка менгән, хәлне аңлаткан. Күршеләре һаман төзүне дәвам иткәч, гариза да язып менгергән, әмма өйнең түбәсен япканчы җавап килмәгән. Ай ярымнан соң гына: «Риза булмасагыз судка бирегез, без өйне сүттерә алмыйбыз. Бу безнең эшебез түгел. Вообщем, өйне дөрес төземәгәннәр инде», – дигән җавап килгән.

    – Бу йортка чыкканнан бирле тынычлык юк инде безгә. Һәр яктан кысалар, минем белән көрәшәләр. Бездә кура шәп үсә, җиләге дә күп була. Үземнән артканын Арча базарына сатарга алып менәм. Бер күршем юрист булып эшли иде, шул әйткәндерме, салым түләттерделәр. Шәхси эшмәкәр, имеш. 4 айлык пенсиямне кисеп, штраф түләттеләр. Ел саен шул галәмәт. Анда утызлап әби җиләк-җимеш, урман сагызы сата – берсенә дә штраф салмыйлар.

    – Фирдәвес апа, ә сез бу йортка ремонт ясатырга телисезме? Яңа йортка күченәсегез киләме?

    – Юк, сеңлем, дөреслек кирәк миңа. Безнең Арчада яклаучысыз калып, авыр тормышта яшәүчеләргә игътибар да, ярдәм дә булмады, булмас та. Хәзер барысына да риза инде. Бу йорттан чыгасым да, китәсем дә килми. Бу нигездән әниемне дә, иремне дә озаттым. Верандам гына бик беткән, бераз ремонт ясыйсы иде. Ярый әле 80 яшем тулгач, пенсиям бераз артты. Сигез мең ала идем, хәзер 6 меңнән артык сум өстәлде. Шуны бераз җыеп, җиләк-җимеш саткан акчамны да янга калдырып барырга иде теләгем. Менә анысы да булмый бит: һаман штраф салалар.

    Реклама

    – Алай да гел дөреслек артыннан куып, поссовет ишек төбен таптагансыз әле…

    – Йөрмәгән калмады үзе. Казанга да барырга туры килде. Әле күптән түгел хакимият башлыгы Илшат Нуриев янына да кердем. Салым аркасында, чакырган иде. «Нигә закон бозасыз?» – дип әйтүе булды, бөтен әйтәсе сүземне оныттым. Нинди закон бозганмындыр инде, югыйсә. Шуннан «мә, алыгыз» дип, бер мең сум акча сузды. Кешенең гаилә хакына керәсем юк әле дип, елап чыгып киттем.

    Түрәләрнең ишек төбен яхшы белә Фирдәвес апа. 81гә аяк атласа да, һаман дөреслек артыннан куа, үз дигәненә ирешергә тели.

    «БЕЛСӘМ – САЛМАГАН БУЛЫР ИДЕМ»

    Бу мәсьәләгә ачыклык кертер өчен, Фирдәвес апаның күршеләренә кереп чыгарга булдык. Уң як күршеләре өйдә булмау сәбәпле, икенче яктагысына юнәлдек. Зурайтылып эшләнелгән йортның ишек төбендә үк гаилә башлыгы Айрат әфәнде каршы алды. Хәлне аңлаткач, ул көлеп:

    – Кайдан нинди су ага икән соң анда? Без алай кычкырышып тормыйбыз үзе. Күргәндә исәнләшәбез. Ул үзәккә менгәндә дә, машинага утыртып алып менәм. Хайван суйгач та, күчтәнәчкә бер кисәк булса да ит кертми калмыйм. Күрше кешесе белән яшисе бар бит. Ләкин гел гаеп эзли ул. Йортны төзеп бетергәч, шулай дулыйсын белгән булсам, салмаган да булыр идем, – диде. – Әле фундамент сала башлаганчы ук, Фирдәвес ападан рөхсәт сорадым, юк дигән сүз булмады. Йортны өлгертеп, түбәсен япкач, рөхсәт кәгазенә кул куйдыртырга кергән идем, кире борып чыгарды.

    – Димәк, сезнең йортыгыз рәсмиләштерелмәгән?

    – Юк. Поссоветтан тикшерүчеләр дә төште. Куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, ике шәхси йорт арасында өч метр ара булырга тиеш. Дөрес, безнең йорт белән аныкы арасында якынча 2,80 генә метр, ләкин мин аның бакчасына су агызмыйм. Тикшерүчеләр дә үлчәп китте. Су акмасын, күрше йортка кермәсен, диделәр. Әйткәннәрне үтим – канау казып торам. Фирдәвес апа шундый кеше инде ул. Бу йортка күченгәнгә өч ел була, һаман нидер ошамый, һаман гаеп эзли, – ди күршесе. – Судка бирәсе килә икән, бирсен. Судлашырлык әйбер күрмим. Минем Казанда белгән кешем бар, ул: «барыбер судны җиңеп чыгачаксың», – диде.

    Аның сүзләренчә, якын тирә күршеләр барысы да Фирдәвес апа белән талашып торалар. Озак ачу сакламасалар да, әйткәләшеп куя торган вакытлар булгалый. Өлкән яшьтәге әби-бабайлар җир бүлешү, күрше арасында килеп чыккан проблема белән мөрәҗәгать иткәндә, һәркем дә аларны «гел шундый инде ул» дип сыйфатлый. Әби-бабайларның дөреслекнең төбенә төшмәячәген, кирәкмәгәнен төпченмәячәген, Фирдәвес апа кебек барысына да риза булып ятачагын белә алар.

    Яклаучысыз калган өлкәннәр бихисап. Нинди генә проблема белән мөрәҗәгать итсәләр дә, аларга бармак төртеп көлүче, аларны надан итеп сыйфатлаучылар табыла. Чынлыкта исә, кемнең кесәсе юка, кемнеке калын икәнен белүчеләр дә – нәкъ менә алар. Техникум һәм институтны кызыл дипломга тәмамлаган Фирдәвес апа әйтмешли, «Кесәңдә акчаң булмагач – ярдәм дә юк, акылың гына ярдәм итмәс».

    Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

    Казан-Арча-Казан

    https://tr.beznen.ru/basma/2020-13/sinen-urinin-tileler-yortinda/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: