erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сине юатыр сүзләр бармы икән, сабый?..

Уфада яшәүче 9 яшьлек Стас кыска гына вакыт эчендә ятим калды. Башта әнисе коронавирустан вафат була, аннары - әтисе...

Бераздан шул ук инфекция белән 8нче дәваханә реанимациясенә 69 яшьлек әбисе Стелла Терещенко да эләгә. Хатын табиблардан ничек кенә булса да тизрәк дәвалауларын сорый: «Минем оныгым бар, аның әнисе юк, әтисе юк. Мине дәвалагыз, зинһар", - дип ялвара ул.

15 гыйнварда ашыгыч ярдәм табибы Елена Гайнуллова вафат була, бер айдан соң аның тормыш иптәшен дә җирлиләр.

Малай әнисенә бик нык бәйләнгән булган. Әнисе үлгәч, ул үз-үзенә бикләнә һәм беркем белән дә аралашмый. Әнисенең телефонын күрсәтергә сорагач кына бала башкалар белән элемтәгә керә башлый һәм әнисенең телефонындагы парольләрен ачып бирә. Еленаның дәваханәдән соңгы тапкыр әнисенә: "Хәлләрегез ничек?" - дип җибәргән смс-хәбәре дә сакланган анда.

Малайның бүлмәсендә календарь эленеп тора. Анда ул әнисенең, әтисенең кайчан үләгнен, җирләнгәнен язып барган. Елена төнлә еш кына дәваханәдә дежур булган. "Мәңгелеккә кизү торырга китте", - дип күз яшьләрен сөртә бүген хатынның әнисе.

Туганнары һәм хезмәттәшләре Еленаның авыруны эштә йоктырганын белдерә. Тик әлегә моны исбат итәсе бар. Әгәр дә хатынның эштә зарарланганы билгеле булса, ятим балага берникадәр ярдәм дә күрсәтелергә тиеш, дип яза Кызыл таң.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Фото: proufu.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X