Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Синоптиклар көчле җил турында кисәтә

    Вакыты белән җилнең тизлеге 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

    (Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»).  26 октябрьдә Татарстан территориясендә салкынча һава торышы сакланачак.

    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, көндез урыны белән яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә искән җил көньяк-көнбатышка юнәлешен үзгәртергә мөмкин. Вакыты белән җилнең тизлеге 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

    Реклама

    Төнлә Татарстанда һава температурасы -1.. -6 градус, ә төбәк башкаласында -3 градус фаразлана. Көндез +1.. +6 градуска кадәр җылытачак. Республиканың көньяк-көнчыгышында салкынрак булачак.

     https://tatar-inform.tatar/news/ecology/25-10-2021/tatarstan-sinoptiklary-k-chle-il-turynda-kis-t-5841852

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: