erid:2VtzquqpS7d
Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан янгында ике кеше үлгән
Арча яңалыклары

Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан янгында ике кеше үлгән

Янгында 98 яшьлек хатын-кыз һәм аның 68 яшьлек туганы үлгән.

Кичә кич Биектау районының Сосновка авылында Үзәк урамда янгын чыккан. Сак хезмәтенең 101 номерына шәхси йорт һәм ишегалды корылмалары януы турында хәбәр килгән.

Янгын 200 кв.метр мәйданга зыян китергән. Ашыгыч хезмәтләр янгынны тиз арада сүндергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

Янгында 98 яшьлек хатын-кыз һәм аның 68 яшьлек туганы үлгән. Якынча мәгълүматлар буенча янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан. 

Татар-информ


Нет комментариев