erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Сәнгать мәктәбенә эләгә алмадым, түләргә акча юк иде..."

Иртән картина ясарга утырса, эшен бетермичә ашарга да тормый ул. Шулардан эчке бер канәгатьләнү хисе ала.

“Арчада яшәүче Юрий Демьяновка шушы көннәрдә 85 яшь тула”, – диде район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина.

Юбилярны чын күңелдән котлыйбыз. Әмма бу мәкалә юбилей уңаеннан түгел. Арчада нинди талантлы кешеләр яшәвен күрсәтәсе килде. Рәссам Юрий Демьяновлар өенә килеп кергәч, мин үземне картиналар галереясында итеп тойдым. Автор һәр картина турында бирелеп сөйләгәндә, аннан күзне алып булмады. Әйтерсең ул рәсем ясамаган, ә тулы бер китап язган.

Юрий Михайлович белән эштән кайтканда очрашкалый, исәнләшеп тә китә идек. Өйләре безнең юл өстендә генә. Озын буйлы, гәүдәле, чибәр бу кешегә игътибар итми һич мөмкин түгел. Ә аның иҗаты турында Рәмзия Хәмидуллинадан ишеттем. “Арча үзәгендәге чиркәүне иконалар белән бизәүче дә Юрий Демьянов”, – диде ул.

– Мин кечкенәдән рәсем ясыйм. Башта балалар бакчасында, аннан мәктәптә, армиядә. Абыем Владимир (сугышта Мәскәү астында һәлак булды) хәрби училищены тәмамлаганнан соң безгә кайтып китте. Миңа ул чакта 4 яшь иде. Ничек рәсем ясарга кирәклеген күрсәтте. Аннан минем эшләремне күреп: “Син талантлы, рәссам булырсың”, – диде. Тик сәнгать мәктәбенә эләгә алмадым, түләргә акча юк иде, – диде Юрий Михайлович.

Бабасы Гавриил Демьянов танылган Перцевларда табиб булган. Гаиләсен Мәскәүдән Хәтнәгә алып кайткан. Шунда калганнар да. Әтисе, Мәскәү егете Михаил Хәтнә кызына өйләнгән. 1936 елда Юрий туган. Гаилә Арчага күчеп килгән. Юрийның әтисе дә, әнисе дә банкта эшләгән. Әтисе кассада, әнисе техник хезмәткәр.

– Хәзер китапханә бармы? Безнең өй шул урында иде, – диде Юрий Михайлович. – Әти 1944 елда сугышта Ленинград астында һәлак булды. Әни дүрт баланы үстерде.  Безнең әти дә бик талантлы кеше иде. Оста рәсем дә ясаган, матур җырлаган да. 1936 елда Арчада беренче рус театры оешкан. Әти шунда йөреп, бөтен спектакльләрдә уйнаган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Юрий Демьянов Арчаның беренче мәктәбендә укыганда стена газеталарының алыштыргысыз рәссамы була. Армиягә киткәч тә егетнең талантын бик тиз күрәләр. Штабка сызымнар сызучы итеп куялар. Кайткач ул педагогика институтының физкультура бүлегенә укырга керә. Оста чаңгычы була. 1965 елда ТАССР чемпионатында эстафетада җиңә. Дипломлы укытучы 35 елдан артык үзе белем алган беренче мәктәптә физкультура, рәсем һәм сызым дәресләрен укыта. Райком кушуы буенча колхозларга йөреп тә эшли, портретлар ясый, стендлар бизи.

Хатыны Нина Степановна да укытучы. Кырык елдан артык беренче мәктәптә математика укыта. Ә менә уллары икенче сукмактан китә. Казанда танылган теш табибы ул. Киленнәре республика клиник хастаханәсендә баш табиб урынбасары. Ике оныклары бар.

– Мин күптән лаеклы ялда инде. Әмма тик тормыйм әле. Репе-титорлык белән шөгыльләнәм, ярдәм сорап кергән күршеләрнең балаларына булышам,  – диде Нина Демьянова. – Юрий белән дә тату гомер иттек. 41 ел кайнанам белән бик матур яшәдек.

2000нче еллар тирәсендә Герман атакай тырышлыгы белән Арча чиркәвен торгыза башлыйлар. Шунда Юрий Демьянов аның эчке ягын бизәү эшенә алына. Иконалар ясый. “Өске өлеше тулысынча минем хезмәт”, – ди.

– Гуашь белән дә, акварель белән дә ясыйм мин. Әмма нигездә майлы буяу белән эшлим. Пейзажлар – минем яраткан тема. Картинаның эченә кереп бетәм, шунда кайныйм. Кышны тасвирлыйсың икән, картинадан салкынлык бөркелсен, язгы пейзаж булса, аннан яз исе килеп торсын. Көзнең матурлыгын төсләр белән күрсәтәсең, – ди Юрий Михайлович.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре