Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Сүнмәс безнең тарих учаклары...

    Шагыйрьләр шулай яза. Изге Болгар җирендә булып кайтканнан соң, күңелгә шушы уйлар килә. Сүнмәс безнең тарих учаклары...

    Х гасырда төзелгән Болгар шәһәре төрле һөҗүмнәргә, тар-мар ителүләргә дучар булган.

    Идел Болгарстаны безнең җирлектә рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткән, үзен мөселманнар дип игълан иткән беренче дәүләт була. Шуңа да бу тыюлык мөселманнар өчен изге урын санала.

    Болгар җиренә кабат-кабат барсаң да артык булмастыр. Тарихи мәгълүматлар күп, 400 гектар мәйдандагы тыюлыкны бер генә көндә өйрәнеп  бетереп булмый. Без барган көнне өстән яңгыр явып торды. Әмма ул безгә комачауламады, сәүдә нокталары эшләп тора, 100 сумга целлофан плащлар алып кидек. Сәяхәтне район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) оештырды. Уңайлы автобуста 43 кеше утырып бардык. Профсоюзлар кеше турында кайгырта белә: барысы да төгәл уйланылган. Җыелу иртәнге сәгать 6да булды. Барганда ярты юлны үткәч, туктап, тамак ялгап алдык. Алдан хәстәрләп юлга алынган вак бәлеш, алма пәрәмәче белән кайнар чәй бик шәп булды! Хикмәт бәлештә түгел, хикмәт кеше турында кайгырта белүдә! Сәгать 10нарда барып җиттек. Безне ике экскурсовод каршы алды. Икегә бүленеп, экскурсоводларга иярдек. Иң башта 6 катлы болгар цивилизациясе музеена кердек. Идел елгасы ярында тау битенә эшләнгән ул. Без алтынчы катның ишегеннән үттек. Хәрәкәт итүче баскычлар – экскалатор ярдәмендә аскы катларга төштек. Әлеге зур бина музей да һәм аскы каты елга вокзалы ролен дә үти. Иделгә чыга торган урам якта ремонт бара иде, брусчатка җәяләр. Шунлыктан ул якларны карап булмады. 2013 елда ачылган әлеге музей заманча итеп эшләнгән. Андый музей башка юк, диделәр. Өске катыннан Болгар шәһәренә чыгасың, ә аскы катыннан – Идел елгасы яр буена. Музейда нинди генә экспонатлар, тарихи казылмалар, документлар, истәлекләр юк?! Чүлмәк, савыт-саба, бизәнү әйберләре, төрле кораллар... Экскурсовод сөйләгәннәрнең кайберләрен генә әйтеп үтәм. Үтә дә зур осталык белән эшләнгән алтын алкаларга күз төшми калмый. Шуларның икесен патшабикә Екатерина IIгә дә бүләк иткән булганнар. Әби патша берсен югалткан һәм алтын осталарына нәкъ шундыйны эшләргә кушкан. Әмма осталар эшли алмаган. Мунча макеты да кызыклы. Җылы идәннәр, су йөри торган улаклар, ял итү бүлмәләре – болар бар да Болгар цивилизациясен күрсәтә. Гаҗәпләнеп куясың: ул җылы идәннәр урта гасырда ук булган, ә бездә аны әле эшли башладылар. Казу эшләре вакытында даруханә дә табылган. Төймә-даруларга кадәр сакланган! Иң кызыгы шунда: төймә-дарулар үләннәрдән пресслап ясалган. 1767 елда әби патша Екатерина II Идел буйлап сәяхәт иткәндә Казанга һәм Болгарга туктала. Әби патшадан: “Мәчет манарасы күпме биеклектә булырга тиеш? Мөселманнар аны бик биек төзиләр бугай...” – дип сорыйлар. Ә ул: “Ә мин аларга (мөселманнарга) җирдә урын бирдем, ә һавада ничек телиләр шулай күтәрелә алалар, чөнки һава минем биләмәгә керми”, – дип җавап бирә. Казанда әби патшаны яраталар. Чөнки ул мөселманнарны көчләп чукындыруны бетерү боерыгына кул куя. Мәчетләр төзергә, татар сәүдәгәрләренә Россиянең теләсә кайсы почмагында сәүдә итәргә рөхсәт бирә. Екатерина II хатларының берсендә болай дип яза: “Барлык Идел буе халыклары бай һәм тук, һәм, бөтен җирдә бәяләр югары булса да, барысы да ипи ашый, берәү дә зарланмый һәм мохтаҗлык кичерми”. Чөнки халык тырыш булган.

    Реклама

    Кирпечтән һәм ак таштан салынган архитектура корылмаларының тарихи бәһасе чиксез. Манарасы күккә ашкан Җәмигъ мәчете, Коръән музее, Ак пулат, Кара пулат, Хан төрбәсе, Кече манара... Музей-тыюлык ЮНЕСКО бөтендөнья исемлегенә кертелгән.

    ...Көндезге ашны ресторанда ашап, юл уңаенда Ак мәчеткә тукталдык. Борынгы бабаларыбыз йөргән сукмаклардан үтеп, дулкынланып, хисләнеп, уйланып, Арчабызга кичке сәгать 7ләргә кайтып җиттек. Тарихны өйрәнергә дә өйрәнергә әле безгә. Рәхмәт сәяхәтне оештыручыларга.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: