erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сочида ялда булу хыялы тормышка ашты

Тагын бер хыялны профсоюз тормышка ашырды.

 

Җиһанда җәй. Уку елын тәмамлап, нәтиҗәләрне барлап, балаларны каникулларга озатып, кулларына аттестат алган егет кызларны олы тормышка очырып, укытучыларыбыз җәйге отпускларга таралалар. Җәйге ялны кайда, ничек файдалы итеп уздыруга ярдәмгә мәгариф хезмәткәрлеренен  профсоюз оешмасы килә. Нинди генә тәкъдимнәр юк... Сайлап кына өлгер: телисеңме ял итәргә диңгез ярларына - Сочи, Крым - рәхим ит, Санкт-Петербург, Мәскәү калаларына соклангыч экскурсияләр - берсүзсез, елга сәяхәте – “Федор Панферов” теплоходы хыялны тормышка ашыра,  сәламәтлек ныгытасың килсә – төрледән төрле санаторийлар көтә. Нинди транспорт белән барасың килә: самолет, поезд, автобус – сайлау мөмкинчелеге тудырылган, Арча районы мәгариф хезмәткәрләре профсоюз рәисе Вакиф Вагизович һәркемнең теләген искә алырга тырыша. Һәм шунсын искәртергә кирәк, югарыда аталган барлык ял төрләренә дә профсоюздан саллы гына ташламалар каралган. Бары тик профсоюз әгъзасы гына булу кирәк¬.

Арча районы мәгариф хезмәткәрләре бу мөмкинчелекне бик теләп кабул итте. Районыбызның 5, ә республикадан барысы 50  профсоюз әгъзасы 10 көн (21.06-30.06.2022) Сочи шәһәрендә Кара диңгез ярында ял итеп кайтты. Ял иту өчен барлык уңайлыклары булган пансионат, берничә йөз метрда гына диңгез, иртәнге һәм кичке аш юлламага кергән. Кыскасы рәхәтләнеп ял итунең бөтен шартлары булуын Республика профсоюз оешмасы тәэмин итте. Аерым зур рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә Татарстан Республикасы профсоюзының социаль мәсьәләләр буенча баш белгече Гөлсинә Әсхат кызына, ул һәр туристның көндәлек ялы ничек узуы белән кызыксынып, искәртеп торды. 

 Сочи - илнең иң җанлы диңгез курорты һәм 2014 елгы Кышкы Олимпиада башкаласы. Сочины Россиянең курорт яки җәйге башкаласы, шулай ук «Кара диңгез энҗесе»дип атыйлар. Бу колоритлы  Көньяк шәһәр, ул үзенең иң озын яр буе линиясе -145 км һәм искиткеч пляжлары, җылы һәм чиста диңгезе, тәмле көньяк кухнясы һәм гаҗәеп табигате белән дан тота.

Сочида ял итү – ул шарлавыклар, мәгарәләр һәм башка табигый матурлыклар, музейлар һәм әһәмиятле мәдәни-тарихи комплекслар һәм дә инде, әлбәттә, күңел ачу...

Сочида ял итү - ул Кызыл Аланда булу - иң матур табигать һәм иң биек тау ноктасында 2320м булу дигән сүз. Безнең Татарстан профсоюз әгъзалары командасы бу биеклекне алды! 

Сочида ял итү – чит илдә булу, Абхазия могҗизалары белән якыннан танышу.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сочида ялда булып, Олимпиада паркын үз күзләрең белән күреп, андагы мөхитне күңелең аша үткәрү, үзе бер горурлык. Ә инде җырлый торган фонтаннарны күзәтү, аеруча бер хозурлык.

Гомумән алганда, диңгездә коенып һәм таулар һавасын сулап кинәнеп ял итеп, бик күп шәһесләр белән аралашып, яңа дуслар табып, Сочи шәһәре турында белемнәребезне арттырып, яраткан Татарстаныбызга әйләнеп кайттык. 

  Сочи безнең күнелләрдә рәхәт ял мизгелләре булып сакланыр. Тагын бер хыялны профсоюз тормышка ашырды.

 

Шаймарданова Р.Г., Арча районы Шушмабаш мәктәбе

 директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X