erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сочидан җиңеп кайттылар

Бу ял көннәрендә Арчаның “Ракета” командасы (тренеры Евгений Тимощук) өчен җанаттык. 2010 елгы малайлар Сочида “Европа чемпионнары кубогы” халыкара хоккей турнирында катнашты һәм җиңде!

Без Арча Боз сараенда шөгыльләнгән “Ракета” хоккей командасы уңышларын ишетеп һәм язып торабыз. Соңгы тапкыр 2020 елның ноябрендә күләмле мәкалә әзерләдек. “Арча хоккей командалары шаккатыра” дигән баш астында чыккан ул.

“Арча хоккей команда-ларының районда гына түгел, республикада да җиңү яулаулары, Татарстан данын яклап, Россия ярышларында да катнашуы күңелле хәл”, – дип язганбыз. Аннан соң да уңышлары турындагы хәбәрләрне газетага биреп бардык.

Якшәмбе көн иртән Арчаның 5нче гимназиясе директор урынбасары Илфира Вәлиева шалтыратты. Дулкынланган.

– Бүген безнең малайлар (улы Айзат та шушы командада) Сочидан җиңү яулап кайта. Самолеттан автобус каршы алып, көндезге сәгать 2нче яртыда Арча Боз сарае янына җыелабыз. Килә алсагыз, яхшы булыр иде, – диде.

Әлбәттә, җиңүче малайларны каршы алачакбыз. Әти-әниләр, үзләре, Боз сарае өчен генә түгел, район, республика өчен дә зур шатлык бит бу!

Без килгәндә Арча Боз сарае янына шарлар тоткан әти-әниләр, әби-бабайлар җыелган иде. Район яшьләр бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, Арча Боз сарае директоры Илһам Шакиров та шунда. Әнә, балалар төялгән автобус та күренде. Күңелле ыгы-зыгы башланды. Ә күзләрдә шатлыклы күз яшьләре...

Автобус килеп туктады. Автобустан иптәшләре белән бергә, Кубокны югары тотып, команда капитаны Мурат Шәмсетдинов төште. Арча Боз сарае җитәкчесе Илһам Шакиров Муратны күтәреп алды. Китте күрешүләр, котлау-лар… Шарлар һавага очты. Бергәләп фотога төштеләр.

Команда капитаны Мурат Шәмсетдинов белән сөйләшәбез. “Арчаның 1нче мәктәбендә 5 сыйныфны тәмамладым, – дип сөйләде егет. – Сочига без җиңәбез, дип бардык. Көчле командалар белән очраштык. 6 көн булдык. Сочи миңа бик ошады. Таулары, диңгезе... Соңгы көнне без финалда Ковров шәһәреннән “Спарта” командасы белән 1нче урынга уйнадык. 5:4 исәбе белән җиңдек.

– Хоккейны ни өчен яратасыз?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Хәрәкәтле, кызу уен булганы өчен.

– Гол керттегезме?

– Икене керттем.

Муратның әтисе Айрат Шәмсетдинов: “Балалар белән мин үзем дә Сочига бардым, – дип сөйләде. – Барысы 8 команда катнашты. Белоруссиядән ике команда (“Динамо–Береза” һәм “Могилев”), Татарстаннан “Ракета”, Долгопрудный шәһәреннән “Авангард SELECT”, Нефтекамскидан “Торос”, Владимир өлкәсе Ковров шәһәреннән “Спарта”, Нижегородск өлкәсе Бор шәһәреннән “Медведь”, Чехия иле Пльзень шәһәреннән “PILSEN WOLVES” командалары уйнады. Сөенечебез зур – җиңү яуладык. Адел Корбангалиев иң яхшы снайпер исеме алды. Ә Салават Нәфыйков иң яхшы сакчы исеменә лаек булды”.

Сөйләшүне капкачы Кәримнең әтисе, әти-әниләр комитеты рәисе Булат Нуриев дәвам итте. “Улыбыз Кәрим 6нчы мәктәптә укый. 5 яшьтән хоккейга йөри башлады, – дип сөйләде ул. – Хоккей белән шөгыльләнү генә түгел,  көчле командалар белән дә очрашып торырга кирәк. Шул вакытта гына команда ныгый, көчлеләнә бара. Без тренер белән һәрвакыт эзләнәбез: кайда нинди көчле ярышлар була. Сочида “Хоккей Магиясе” компаниясе һәм хоккей буенча атказанган спорт остасы Александр Харитоновның 3нче халыкара хоккей турнирына чакыруын күреп алдык һәм әлеге Европа чемпионнары кубогы ярышларында катнашырга булдык. Турнир Сочида “Айсберг” боз комплексында үтте. Европа чемпионнары Кубогы, медальләр һәм кыйммәтле “Заряд” кәшәкә таягына 30 процентка сертификат белән бүләкләделәр. Иң яхшы снайпер, иң яхшы сакчы исемнәрен алучыларга “Заряд” кәшәкә таягы бүләк иттеләр”.

Иң яхшы снайпер исеме алган Адел Корбангалиев: “Без Арча Боз сараена Балтачтан килеп йөрибез”, – дип сөйләде. Әнисе Миләүшә ханым: “О-о-о, без хоккей белән яшибез! – дип сүзгә кушылды. – Чын фанат ул! Укуы да әйбәт. Берничә 4лесе генә бар, калганы 5ле”.

Ленар Хөсәенов улы Дилүс белән Мөндештән килеп йөри. Атнага 6 көн кичке сәгать 6дан 8гә кадәр шөгыльләнәләр. 4 яшьтән Арча Боз сараена йөрибез, диләр.

Айзат Вәлиевне каршы алырга әнисе, әтисе, апасы килгән. Әнисе Илфира ханым: “Алар укуга караганда хоккейны күбрәк тә ярата бугай”, – дип елмая. Айзат: “Сочида беренче тапкыр булдым, бик ошады, – дип сөйли. – Бассейны, диңгезе! Экскурсиягә дә йөрттеләр. Көчле командалар белән очраштык, олимпия уеннары үткән Сочины да күрдек. Безне хәзер чит илдә дә (Чехия) беләләр”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X