Социаль эшләр буенча белгеч Гүзәл Газизуллина: «Безнең районда яшәп тә, үзәктә булган тернәкләндерү мөмкинлекләрен башка шәһәргә барып алучылар күп»
Районыбызда 23 ел эшләп килүче “Өмет чаткысы” үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар шөгыльләнә
Өмет чаткысы
Тернәкләндерү үзәгенең бүгенге торышы һәм эшчәнлеге белән танышу максатыннан, биредә эшләүче белгечләр белән күрешеп сөйләштек.
Тышыннан ук бәйрәмчә матур итеп бизәлгән, керү юллары мөмкинлекләре чикле балалар өчен уңай итеп эшләнгән бинага үттек. Үзәкнең җитәкчесе Гөлсинә Шәйхелисламова белән сөйләшеп алганнан соң, бинадагы һәр кабинет белән танышып чыктык.
– Әлеге үзәктә җитәкче булып күптән түгел генә эшли башласам да, биредәге мохит турында бары уңай фикерләремне генә әйтә алам. Үзәктәге һәр хезмәткәр күпкырлы белгеч. Аларның һәркайсы турында озаклап сөйләргә була. Монда килгән барлык балалар белән без индивидуаль шөгыльләнәбез. Белгечләребез аларны үз балалары кебек якын күреп, һәрьяклап үстерергә тырыша, – диде җитәкче.
“Өмет чаткысы” үзәгендә балалар өчен ике йокы бүлмәсе, логопед-психолог, музыка, социаль адаптация һәм медицина кабинетлары бар. Үзәк стационар һәм ярымстационар булып санала, 35 урынга исәпләнгән. Татарстанның төрле районнарында яшәүче балалар һәм яшүсмерләр килеп шөгыльләнә һәм дәвалана биредә.
Тернәкләндерү үзәгенең директор урынбасары Наталья Сергеева – “Өмет чаткысы” ачылганнан бирле эшләүче хезмәткәр. Балалар белән турыдан-туры эшләмәсә дә, һәркайсын белә, һәркайсы өчен борчылып тора ул.
Социаль эшләр буенча белгеч Гүзәл Газизуллина үзәктә 2021 елдан эшли. Ул биредәге һәр юнәлеш буенча алып барылган эшне җентекләп белә.
– Бездә шөгыльләнүчеләр бирегә елга ике тапкыр килеп бушка тернәкләндерү уза. Безнең районда яшәп тә, үзәктә булган тернәкләндерү мөмкинлекләрен башка шәһәргә барып алучылар күп. Бездә югары квалификацияле белгечләр эшли. Дәвалау чаралары, мөмкинлекләре чикле катлам белән эшли торган төрледән-төрле методикалар кулланыла. “Өмет чаткысы” үзәгенә йөри башлау өчен яшәү урыны буенча Мәрхәмәтлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кулыбыздан килгәнчә, һәркемгә ярдәм итәргә әзербез, – диде Гүзәл Газизуллина.
Күпкырлы белгечләр
Лилия Хурамшина, өлкән шәфкать туташы:
– Безгә килгән балаларны иң элек табиб карый һәм дәвалау юнәлешләрен билгели. Кемгәдер массаж, кемгәдер физиотерапия узарга кирәк. Шулай ук бездә тоз бүлмәсе бар. Гадәттә педиатр кушкан дәвалау чаралары 21 көн алып барыла. Туганнан алып, 18 яшькәчә балалар белән шөгыльләнәбез. Көндез эшләүче һәм төнгә калучы балалар белән эшләүче шәфкать туташлары бар биредә.
Лилия Шиһабиева, ЛФК инструкторы:
– Дәвалауның бер төре буларак спорт күнегүләре киң кулланабыз. Бик күп төрле тренажерларыбыз, әсбапларыбыз, махсус киемнәребез бар. Алар гәүдәне вертикаль торышта тотарга, авырлыкларсыз тигез итеп атлап йөрергә ярдәм итә, зыян килгән хәрәкәт органнарын тәртипкә китерә. Гомумән, безнең үзәккә килгән һәркемгә биредәге тренажерларда шөгыльләнү кирәк.
Ләйлә Нуриәхмәтова, 8-18 яшьлек балалар белән эшләүче тәрбияче:
– Безгә төрле диагнозлы балалар килә: акыл үсешендә тоткарлык булучылар, Дауна синдромлылар, тумыштан күрмәүчеләр яки ишетмәүчеләр, йөри алмаучылар һәм төрле операциядән соң тернәкләнергә теләүчеләр. Аларны без тормышка яраклаштырырга тырышабыз. Гадәти көнкүрештә эшләнелә торган гади генә эшләрне дә аларның күбесе белми. Шулай ук 10-12 яшьтә булып та, беренче сыйныф программасын үзләштерә алмаучылар бар. Аларның һәркайсына индивидуаль якын килеп эшлибез.
Ләйсән Галиева, музыка җитәкчесе:
– Бию, җыр, театр буенча бик сәләтле балалар бар биредә. Шулай ук йөри алмаучы балалар белән дә махсус биюләр өйрәнәбез. Төркемләп тә, индивидуаль дә алып барыла дәресләр. Төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Быел җиде төрле бәйгедә катнаштык, алдынгы урыннарыбыз, горурланырлык җиңүләребез бар.
Гөлнара Салихҗанова, хезмәт буенча инструктор:
– Үзәктә 2006 елдан бирле эшлим. Балаларны хезмәткә, тормышка җайлашырга өйрәтәм. Кечерәкләр белән пластилин, кәгазь белән эшләсәк, зуррак балалар белән тегәбез, бәйлибез, аш-су бүлмәсендә эшләргә өйрәтәбез. “Абилимпикс” бәйгесендә даими катнашып, призлы урыннар яулыйбыз.
Гүзәлия Гыйльфанова, Монтессори белгече:
– Мин биредә 2005 елдан Италия педагогы Мария Монтесорри күрсәтеп калдырган алымнарны кулланып эшлим. Баланың үзен һәм тирә-якны танырга, күрү, ишетү, сизү органнары белән эш итәргә өйрәтәбез, математик күзаллаулар, сөйләм телен булдыру һәм аны үстерүдә махсус алымнар кулланабыз. Иң мөһиме – эшебезнең уңай нәтиҗәсен күрәбез. Мәсәлән, ботинка бауларын бәйли белмәүче 12 яшьлек бер малай белән эшләдек. Ике көн дәвамында махсус алымнар ярдәмендә өйрәнгәннән соң, нәтиҗәсе күренде. Шуннан соң, әлеге балага баулы аяк киемнәре ала башладылар. Үзе бәйләп кигән аяк киемнәрен фотога да төшереп җибәрә иде. Әнә шундый кечкенә генә җиңүләргә дә куана белүче балалар белән эшлибез.
Миләүшә Халитова, педагог-психолог:
– “Өмет чаткысы” – ул үзенчәлекле балалар белән эшләүче тернәкләндерү үзәге. Биредәге балаларга аерым игътибар һәм башка төрле ярдәм кирәк. Кайвакыт балалар белән генә түгел, аларның әти-әниләре белән дә эшләргә туры килә. Чөнки сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле баланы тәрбияләү җиңел эш түгел. Балалар белән эшләгән вакытта без бик күп төрле алымнарга мөрәҗәгать итәбез. Дөрес сөйләү генә түгел, хәтта дөрес сулау өстендә дә эшлибез. Чөнки әлеге балаларны һәрьяклап башкача үстерергә кирәк. Моның өчен без аларның һәркайсы белән аерым шөгыльләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев