Соңгы тәүлектә Татарстанда 97 коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән
5 очрак республикага читтән кертелгән, 92се - контактлы.
Соңгы тәүлектә Татарстанда 97 коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән. 30 кеше хастаханәләрдә, 67 кеше өйдә дәвалана.
Иң күп авыручылар 30-50 (32 кеше), 50-60 (23 кеше) яшь аралыгында теркәлгән.
Иң күп авыру очрагы Казанда ачыкланган - 48 кеше. Арчада 1 авыру очрагы теркәлгән.
Барлыгы 17 гыйнварга Татарстанда 14832 коронавирус очрагы теркәлгән.
Барлык чорда 11263 кеше сәламәтләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев