erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сокландыргыч ир солтаннарыбыз

“Яшәү дәрте бездә сүнмәгән”

Утар Аты мәдәният йортында “Яшәү дәрте бездә сүнмәгән” дигән район бәйгесенең чираттагысы үткәрелде. Анда шушы зонага кергән авыллардан асыл ир-атларыбыз катнашты. Менә алар, кыюлыклары җитеп сәхнәгә менгән, искиткеч матур чыгыш ясап зал тутырып килгән тамашачыны сокландырган ир солтаннарыбыз – Наласадан Таһир Лотфуллин, Түбән Атыдан Ядкәр Мөхәммәдиев, Урта Сәрдәдән Фердинанд Фәттахов, Орнашбаштан Мөнир Касыймов, Утар Атыдан Рәүф Гайнуллин, Кушлавычтан Әлтаф Мөхетдинов. Егетләребез матур итеп үзләре белән таныштырдылар, моңа кадәр күңел түрләрендә яшереп саклап килгән осталыклары турында сөйләделәр, авыллары тарихларын барладылар. Күңелгә ятышлы, җылы кичә булды ул.

 

 

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X