erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Соль-Илецк шәһәрендә курорт сезоны ачылу датасы билгеле булды

Быел Соль-Илецкида ял итеп булырмы?

Соль-Илецкидагы билгесезлекләрдән соң, ниһаять, курорт сезоны ачылу датасын атадылар.
«Тозлы күлләр» ҖЧҖ («Солёные озёра») администрациясендә хәбәр итүләренчә, туристларны якынча 20 июньнән соң сулыклар ярларына җибәрә башлаячаклар. Ул вакытка кайбер төзекләндерү эшләрен бетерүне төгәлләү планлаштырыла. Шул ук вакытта фирма җитәкчелеге явым-төшемнең күп булуы пляж сезоны башлануга комачауламас дигән өмет белдерде.

Искәртеп узабыз, элегрәк Соль-Илецкидагы тозлы күлләрдә тау токымнары активлашуы аркасында зур бушлыклар хасил булган иде. Шул сәбәпле Оренбург хакимияте җитди борчылу белдерде. 
Хәзер күлләрдә җир астын ныгыту буенча эшләр алып барыла, шуңа күрә объектларга чит кешеләрне кертү катгый тыела. Өстәвенә, узган гасырда Соль-Илецк шәһәрендә бөтен сулыклар җир астына киткән очраклар да булган иде инде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: http://zamansulyshy.ru/news/jemgyiyat/byel-sol-iletskida-yal-itep-bulyrmy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X