erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Социаль контракт нигезендә, Россия халкына 150 мең сумга кадәр акча бирәчәкләр

Россия Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы социаль контракт турындагы законга үзгәрешләр кертү буенча закон проекты әзерләгән.

Бу матди ярдәм яшәү шартлары авырлашкан гражданнарга күрсәтелә. Әлеге килешү нигезендә, РФ субъектларындагы башкарма хакимияттән 40-150 мең сум күләмендә акча алырга мөмкин.  Моңа кадәр әлеге акчаларны бик кирәк булган әйберләргә һәм дәвалануга тотарга ярый иде. Хәзер исә бу исмелекне арттырып, акчаларны кием-салым, аяк киемнәре, балаларга товарлар һәм хезмәт күрсәтүгә, бина арендалауга тотарга мөмкин булачак. Шул исәптән, бу акчаларны кечкенә генә бизнес ачарга яисә матди-производство товарлары алырга тотарга да рөхсәт итәргә ниятлиләр. 
Социаль контракт программасы белән илдәге 21 субъектта файдаланырга мөмкин. 2021 елда исә программаны илнең барлык төбәкләрендә дә кулланырга һәм бу максаттан 22 млрд сум акча бүлеп бирергә планлаштырыла.  Субсидияне керемнәре яшәү минимумыннан азрак булганнарга бирәчәкләр. Балалы гаиләләргә исә өстенлек каралган, дип яза “Российская газета”. 
 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/sotsial-kontrakt-nigezend-rossiya-khalkyna-150-me-sumga-kadr-akcha-birchklr

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X