erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Социалистик Хезмәт герое Дания апа Галимованы соңгы юлга озаттылар

Мирҗәмнән Социалистик Хезмәт герое, Арча районының Шәрәфле гражданины Дания апа Галимова бүген вафат булды.

88 яшьлек ветеран нинди изге көнне вафат булды һәм җирләнде.

Соңгы юлга озатырга район башлыгы Илшат Нуриев та килгән иде.

Дания апа 1932 елның 29 июнендә туган. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. 1947 елда инде ул атлар карый. Аннан дуңгыз фермасында.  эшли. 1987 елга кадәр дуңгызлар карый. "Ватан" хуҗалыгының һәм районның иң яхшы терлекчесе була.

1975-1980 елларда ТАССРның Югары советы депутаты була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дания Галимова – район терлекчеләре арасында Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган бердәнбер кеше.

Соңгы көннәрне кызында яши. Мирҗәм авылы зиратына җирләнә. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урны жомахта булсын

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X