erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Спорт эшне калдырмый

Курса Почмак авылыннан Хәлил Хәсәнов хәбәр итә.

Спорт ярышларын төрле урыннарда үткәрү аларны тагын да кызыклырак итә. Шартлары да бит менә дигән!

Сикертән авылы клубы Агрокомплекс Ак Барс хуҗалыгының урта бер җирендә урнашкан. Узган ел гына ремонт ясалып, яңа җиһазлар кайтарылган.

Сеҗе зонасы элек - электән шашка – шахмат буенча аерылып торды. Яхин Узбәк Кәрим улын ( 1980 еллар),  Яхин Айдар Узбәк улын районда белмәгән кеше юктыр.

Агрокомплекс Ак Барс  җитәкчесе  Ленар Илсур улы узе дә  Курсадан ( Сеҗе зонасы). « Эшләр җиңеләйгәч спорт уеннарын башларбыз, - дигән иде.

Менә без бүген Сикертән клубында. Сеҗе, Сикертән, Курса Почмак бригадалары  эшчеләре, специалистлары шашка уйнарга җыелдык. Ир - егетләр, хатын – кызлар аерым уйнаячак.

- Егетләр, кызлар, хезмәтегез өчен рәхмәт. Бүгенгесе көндэ эшегездән канәгать. Эшлисе эшләр дә күп әле. Тагын да тырышып эшлик. Эшне ял белән бәйләп барырбыз. Спорт эшкә зыян салмый, ә коллективны ныгыта гына, - дип Ленар Илсур улы ярышны башлап җибәрде.

Сеҗе мәктәбе физик культура укытучысы  Нагимов Фәрит ярыш кагыйдәләре белән таныштырды.

Ир – егетләр арасында I урынны Сеҗедән 56 яшьлек ындыр табагында ашлык чистарту машинасында эшләүче Кәбиров Марат алды. Агрокомплекста техника куркынычсызлыгы  буенча инженер Хәсәнов Хәлил икенче, Сеҗе гаражы мөдире Шәмсемөхәммәтов Илгиз өченче урында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хатын – кызлар арасында I урында яңа гына Казан дәүләт аграр университетын тәмамлап агрокомплекста хисапчы булып эшли башлаган Сеҗедән  Нәфисә Хәмит кызы. Икенче урында хисапчы Миләушә Зәкәрия кызы, өченче урында юрист Айгөл Илгизәр кызы.

Өстәлдә бер кубок үзенең иясен көтэ. Ул абсолют җиңүчегә биреләчәк. Ике беренче урын алучы көч сынашырга өстәл артына утырдылар.  Кәбиров Марат Разак улы абсолют җиңүче булды. Кубок үз иясен тапты…

Курса Почмактан камаз шофёры Вәлиев Илшат дүртенче урынны алды. Ул кичләрен улы белән  өйдэ шашка, шахмат уйнауларын әйтте.

Соңыннан хуҗалык җитәкчесе Ленар Илсур улы җиңүчеләргә медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Шулай ук уенда катнашучы һәр кешегә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Уеннардан бар да канәгать калды.

 

Хасанов Хәлил Хөрмэт улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре