Арск-Информ

Арча районы

Рус Тат
Арча яңалыклары

Спорт сөючеләр бәйрәме узды

Бу бәйрәм профессиональ спортчыларныкы гына түгел. Аны иртән йөгерүчеләр дә, гимнастика белән шөгыльләнүчеләр дә, велосипедта йөрүчеләр дә билгеләп үтә ала. Россиякүләм Физкультурачы көне быел 13 августта узды.

Тарих битләренә күз салсак, Бөтенсоюз Физкультурачы көне СССР Халык Комиссарлары Советы тарафыннан гамәлгә куелган. Бу 1939 елда илдә спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру өчен эшләнелә.  

Беренче тапкыр бәйрәм 18 июльдә уза. Аннан соң ел саен аның өчен яңа датаны сайлыйлар. Һәм бары тик 12 елдан соң гына августның икенче шимбәсендә бәйрәм итәргә дигән карар кабул ителә.

Физкультурачылар көне – Россиянең күпчелек шәһәрләрендә уза торган массакүләм бәйрәм. Узган шимбәдә  әлеге бәйрәм Арчада да билгеләп үтелде. Районыбызда спортка, сәламәт яшәү рәвешенә зур урын бирелгәнлектән, дөньякүләм, республика һәм районара ярышларда җиңүләр яулаган алдынгы спортчыларга тантаналы рәвештә мактау сүзләре җиткерелде.

 

Көрәшчеләрне бүләкләү танатанасы

Арча районы элек-электән үзенең көрәшчеләре белән дан тоткан. Бүгенге көндә дә татар көрәше тарихында алтын хәрефләр белән язарлык батырларыбыз бар. Профессиональ спорт төренә әйләнеп баручы татарча көрәшкә районыбыз җитәкчелеге тарафыннан да игътибар зур. Татарстан авыл һәм шәһәрләре белән генә чикләнеп калмыйча, дөньякүләм беренчелекләрдә җиңү яулаучы көрәшчеләребез районыбыз горурлыгы булып тора.

Әлеге спорт юнәлешендә уңышлар казанган егетләребезне район башлыгы Илшат Нуриев бәйрәм көнне үз янына җыйды. Алдынгы көрәшчеләргә тагын бер кат рәхмәт сүзләрен җиткереп, бүләк тапшырды һәм бәйрәм белән котлады.

Бүләкләнүчеләр арасында “Татарстан яшьләре” газетасы призына үткән ярышта беренчелекне отып, Россия күләмендә 1нче урынны яулаган һәм Дөнья беренчелегендә чемпион исемен алган Динияр Моратов; “Сабантуй” журналы призына Россия беренчелегендә чемпион булган Ислам Искәндәров; Татарстан беренчелегендә көмеш медаль иясе булган Илсаф Йосыпов, 3нче урынны алучы Марат Хәсәнов; “Ялкын” журналы призына узган Татарстан беренчелегендә бронза медаль ияләре Дияз Вәлиәхмәтов, Алмаз Гобәев; Татарстан Республикасының беренче Президенты кубогына үткән республика ярышларында 3нче урынны алучылар Айтуган Хәбибрахманов, Әмир Вәлиәхмәтов; Данил Галиев турниры призерлары Илшат Фазылҗанов, Инсаф Мөбарәкшин; Муса Җәлил истәлегенә үткән Татарстан беренчелегенең көмеш медаль иясе Альберт Ситдыйков; “Татарстан яшьләре” призына үткәрелгән Татарстан беренчелегендә Арча районы командасы әгъзалары Райнур Фәйзрахманов, Илназ Әскәров, Салават Абдеев, Адель Сингатуллин, Ранил Хәйретдинов, Ралиф Сәләхетдинов һәм Артем Петров бар иде.

Шулай ук районда спорт өлкәсен үстерүгә, чемпионнар тәрбияләүгә зур өлешләрен кертүче көрәш буенча тренерлар Фәнил Һидиятуллин, Илшат Фазылҗанов, Илшат Идиятов, Марат Сәлахов, Фәнис Зарипов, Рәис Галиев һәм Ирек Сафиуллин да бүләкләнде

Чараның төп өлеше

Физкультурачылар көненең тантаналы өлеше Арчаның үзәк стадионында узды. Рәсми ачылыш кече сәхнәдә барды. Тантаналы чараны район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов ачып җибәрде.

– Бүгенге көндә районыбызда спорт белән шөгыльләнер өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. 200дән артык спорт объектыбыз эшләп килә. Авыллар да спорт мәйданчыклары белән тәэмин ителгән. Спорт мәктәбендә төзекләндерү эшләре көтелә. Гомумән, мөмкинлекләр артып тора, район гел үсештә, яшьләрне спортка тагын да тартырга кирәк. Горурланырлык чемпионнарыбызга, аларны әзерләүче остазларга тагын бер кат афәрин. Сезнең үрнәктә яшь буын да спортка тартылсын иде, – диде ул үз чыгышында.

Иң матур мизгелләрнең берсе бүләкләү өлеше иде. “Арча” спорт мәктәбенең көрәш тренеры Фәнис Зарипов ТРда физик культура һәм спорт үсешенә керткән зур өлеше өчен Мактау билгесе, футбол тренеры Ренат Насыйбуллин спорт отличнигы күкрәк билгесе, волейбол тренеры Рәшит Сафин ТР Спорт министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. “Арча” спорт мәктәбе тренерлары Илшат Фазылҗанов, Рәис Галиев, Фәнил Һидиятуллин, “Арча Арена” Боз сарае тренерлары Евгений Тимощук һәм Евгений Уваровка ТР Спорт министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. “Арча Арена” Боз сарае директоры урынбасары Альмира Сафина, көрәш тренеры Илшат Идиятов һәм Арча Укучылар сарае педагогы Надир Исмәгыйлевка Арча районы башлыгының Рәхмәт хатлары бирелде. Арча районы буенча ГТО белгече Зөһрә Җамалиева “ГТО” төбәк оешмасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ренат Гатиятов һәр бүләкләнүчегә үз бәясен биреп, һәркайсына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бәйрәм чарасын Арча районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров дәвам итте.

– Биредә булган һәркемне дә спорт бәйрәме белән котлыйм. Спорт – ул сәламәтлек, матурлык һәм зур хезмәт. Иң куандырганы – районыбызда һәр спорт юнәлешенең дә тренерлары бар һәм алар үзебезнең районныкылар. Бүгенге күрсәткечләр куандыра. Киләчәктә дә районыбыз спортчылары алдынгылыкны бирмәсен иде, – дигән теләкләрен җиткерде ул.

Үз эшләрен яратып башкаручы, һәр яктан актив физик тәрбия укытучылары да бүләкләнде. “Арча” спорт мәктәбе тренерлары Азамат Идиятуллин, Ирек Мифтахов, Иван Мосунов, Түбән Аты төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Алия Закирова, Арчаның 2нче урта мәктәбе укытучысы Булат Шакиров, Арча Укучылар сарае методисты Ленар Сафин, шахмат һәм шашка буенча район беренчелекләрен оештыручы Сөләйман Галиуллинга Арча районы башкарма комитеты яшьләр эшәләре һәм спорт бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. ГТО нормалары тапшыруның алтын билгесе белән “Арча” спорт мәктәбенең спорт эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Абдуллина, икътисадчысы Салават Әхмәтгалиев, көрәш тренеры Марат Сәлахов бүләкләнде.

Реклама

 

Спорт ярышлары

Тантаналы өлештән соң, стадионга җыелган спорт сөючеләр уен мәйданчыкларына таралышты. Мини-футбол һәм волейбол буенча ярышлар узды. Һәр ике юнәлеш буенча да район хакимияте, “Арча” спорт мәктәбе һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре командалары көч сынашты.

 

Спорт уеннары нәтиҗәләре:

Мини-футбол

1 урын – мәгариф

2 урын – спорт мәктәбе

3 урын – хакимият

 

Волейбол

1 урын – спорт мәктәбе

2 урын – мәгариф

3 урын – хакимият       

 

Раил Вәлиев фотолары    

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев