erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Спортчы бала тапкач комага киткән

30 яшьлек Европа чемпионының гомере вакытсыз өзелде.

Сербия спортчысы, пневматик пистолеттан 10 метр дистанциягә ату буенча гамәлдәге Европа чемпионы Бобана Момчилович-Величкович бала тапканда барлыкка килгән өзлегүләрдән вафат булган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

30 яшьлек спортчы сабыен 20 көн элек кенә тапкан, һәм бу вакыт эчендә табиблар аның гомере өчен көрәшкән. Соңгы атна дәвамында Величкович комада була. Баланың гомеренә куркыныч янамый, ул сәламәт.

Момчилович-Величкович 10 ел Сербия җыелма командасында. Спортчы Лондонда узган Олимпиадада һәм Рио-де-Жанейро уеннарында катнашып, җиденче урын ала. Польшада узган соңгы Европа чемпионатында ул команда составында һәм шәхси исәптә ике алтын медаль яулый.
Фото: avatars.mds.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Bala-tapkach-komaga-kitk-n-333984/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X