erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сөрде мәктәбендә гадәттән тыш хәл

Авылдагы мәктәп бинасының түбәсе җимерелгән

Социаль челтәрләрдә таралган видеоны күргәннән соң, Яңа Кенәр урта мәктәбе директоры Әгъзәм Гайфуллин белән элемтәгә кердек. Сөрде мәктәбе түбәсенең бер өлеше ишелгән, дөресме бу? Зыян күрүчеләр юкмы?

"Әйе, көндезге сәгать 3 тулып 15 минутта булды бу хәл. Бәхеткә каршы укучылар кайтып беткән иде. Зыян күрүчеләр юк, " - дип башлады ул. Әгъзәм Әдгәмович сүзләренчә, әлеге бина 1971 елда салынган. Биредә башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы урнашкан. Мәктәп түбәсендәге кар да төшкән булган. 

ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, корылманың иске булуы сәбәпле, бина түбәсенең 70%ы ишелгән. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Укучылар Сөрде авылыннан 4 км ераклыкта урнашкан Кенәр мәктәбендә укыр дип планнаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X