erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

СССРда бу хакта сөйләмиләр

“1970 елгы холераны без “беренче рәттән” күзәттек, – дип искә ала язучы Сергей Литвинов. – Ул җәйне мин, гадәттәгечә, Новороссийскида картәти белән картәнидә үткәрдем. Өйгә әти-әни янына кайтыр вакыт җитте. Бак дисәң, холера аркасында шәһәрне япканнар, аннан чыгып китәргә ярамый. Поездга да, самолетка да, автобуска да билетлар сатылмый”.

Беренче корбаннар Батуми һәм Әстерханда барлыкка килә. Аннары чир янә Төньяк Кавказ, Кырым, Одессада тарала башлый. Мәскәү, Ленинград, Киевта да чирләүчеләр була.

 

Әлбәттә, берәүнең дә карантинда ятасы килми. Кайсыберләр качып-посып юлга чыга. Әмма ул чакта шәхси машиналар күп түгел. ДАИ һәм хәрбиләр трассаларда аларны кирегә бора. Кайсыбер шәһәрләр буенча бу хакта мәгълүмат әле дә сер булып кала. Шулый да Одессада гына карантинны саклау өчен 5000 солдат, 9 катер, 5 вертолет җәлеп ителүе мәгълүм.

 

“Яшерен сукмаклар аша Краснодарга барып җитү өчен 100әр сум сорый иделәр. Ул заман өчен – искиткеч күп акча, айлык хезмәт хакы!” – ди Литвинов.

 

Бүгенге коронавирустан аермалы буларак, 1970 елгы холера турында гәзитләргә язмыйлар, радио һәм телевизор аша сөйләмиләр. Шулай да халык арасында хәбәр таралмый калмый.

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Литвиновның сыйныфташы да холерадан дәвалана. Ул обсервациядә өч атна ята. Кайткач, беркая чыгармаулары, көненә өч тапкыр ашатулары һәм икешәр төймә тетрациклин бирүләре турында сөйли. Союз буенча обсервацияләрдә 180 меңнән артык кеше карантинда була. Миллионнан күбрәк кешегә тетрациклин бирелә.

 

Кабул ителгән чаралар холераның артык таралуына юл куймый. Әстерханда – якынча 927, Керчьта – 158, Одессада – 126 кеше аны йоктыра. Корбаннарсыз да булмый. Украина ССРнда, Дәүләт хәвефсезлеге комитетының (КГБ) сер итеп сакланудан туктаган мәгълүматлары буенча, 21 кеше үлә.

Автор : Язгөл Сафина

Чыганак: www.ufa.kp.ru

Фото: russian7.ru

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/SSSRda-bu-hakta-s-yl-mil-r-255287/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X