erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Стеналарга кадәр “җан кергән”

Арчаның икенче мәктәбе балаларны каршы алырга ныклап әзерләнгән.

Икенче мәктәп балаларны каршы алырга ныклап әзерләнгән. Үзгәрешләр, яңалыклар бик күп. Юк, төзекләндерү эшләре турында сүз бармый, бизәлеш искиткеч.  Коллектив бик зур көч куйганлыгы күренеп тора. Беренче кат башлангыч сыйныфлар өчен. Бизәлеш тә шундый, төсле, якты, матур, әкияти дөньяга кергәндәй буласың. Балалар рәсемнәре күргәзмәсе, шахмат өстәлләре, хәтта тапкырлау таблицасына кадәр бар.

Шул почмактан икенче катка күтәреләбез. Стеналарга “җан кергән” бит. Атлаган саен яшь армиячеләр, барабанчы кызлар тормышыннан фотокүргәзмә. Коридордан да зәвыкълылык бөркелә. Тәнәфес вакытында ял итү өчен йомшак эскәмияләр, Татарстан, Арча, мәктәпкә багышланган затлы стендлар – бар да күзне камаштыра. Югары сыйныф укучыларына аралашу өчен махсус кабинет ясаганнар, музей бик уңышлы килеп чыккан. Хәтта складны да танымаслык итеп үзгәрткәннәр. Федераль порграмма нигезендә төзекләндерелгән спортзал турында әйтеп тә торасы юк – якты, иркен, үзенә тартып тора. Барысын да язып бетермик, балаларга сюрприз булып калсын. Яңа уку елы укучылар өчен дә,  укытучылар өчен дә уңышлы булсын.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X