erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әйткән сүз - аткан ук

Күпфатирлы йортлар белән беррәттән, ишегалларында балалар мәйданчыклары да барлыкка килә.

Бу балалар өчен дә, ата-аналар өчен дә бик уңай. Йорт тирәсеннән ерак китмичә генә уйныйлар, ә әти-әниләр күз-колак булып тора алалар.

Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә яуган яңгырлардан соң Арчадагы балалар мәйданчыгын су басуы турында язып чыкканнар. Озак көттермичә бу хакта редакциягә дә хат юлладылар.

“Элек яңгыр сулары үз юлы белән китә иде. Хәзер аның юлын капладылар. Һәм су балалар мәйданчыгына җыела башлады. Балалар бакчасын төзи башлаганда җитәкчеләр бу проблеманы хәл итәргә вәгъдә биргәннәр иде. Әмма ул сүздә генә калды. Озакламый балаларга уйнарга урын да калмаячак. Ярый әле бу яңгыр суы, язын кар эрегәндә 12, 14, 16нчы йортларның беренче катын да су басачак”, – диелгән анда.

Без анда булдык. Чыннан да балалар мәйданчыгының бер өлеше су эчендә. Төзегәндә җирне күтәрткәннәр, юлы да ябылган. Ике арада зур канау барлыкка килгән. Өстәвенә мәйданчык авыш та булып тора. Китәр урын калмагач, бөтен яңгыр суы канау аша килеп мәйданчыкның түбән башына җыелган.

Эш вакыты булгачгадыр инде фикерләрен белергә урамда кеше күрә алмадык. Шулай да балалар белән урамга чыккан бер ханымны очраттык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Балалар рәхәтләнеп уйныйлар иде. Хәзер керә алмыйлар, – диде ул.

Балалар бакчасын Казанның “Стройсервис” ширкәте төзи. Прораб Миндамир Хәбибуллин белән очраштык.

– Бу хакта район җитәкчеләре дә белә. Чөнки шушы йортларда яшәүчеләр алар белән очрашырга җыелган иде. Киңәшмә вакытында мин проект нигезендә балалар бакчасы урнашкан җир күтәртелергә тиешлеге турында әйттем. Су җыеласы билгеле иде. Җитәкчеләр чарасын күрергә, мәйданчыкның ул башын күтәртергә вәгъдә иттеләр, – диде ул.

Ул башы күтәртелде дә, ди. Бу очракта яңгыр суы кая китә? Гомумән, җитәкчеләр биргән вәгъдәләрен кайчан үтәрләр? Бу сорауларга җавап алу максатыннан без район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин белән элемтәгә кердек. Ул түбәндәгечә җавап бирде:

– Бу йортларда яшәүчеләр өчен без күп уңайлыклар тудырдык. Балалар бакчасы төзелә башлаганчы хәзерге балалар мәйданчыгы булган турыдан басудан төшкән сулар елга булып ага иде. Торба сузып су китү юлын үзгәрттек. Хәзер андый проблема бетте. Аннан машиналар кую өчен парковка ясадык. Балалар бакчасындагы балалар мәйданчыгы бераз чыгып торып эшләнде һәм әлеге йортлар ишегалдындагы балалар мәйданчыгы каршына туры килде. Киләчәктә балалар мәйданчыгын да күтәртеп эшләүне планлаштырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X