Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Су хәрәкәт итү чараларында дистанциядә спорт туризмы буенча ярышларда арчалар уңышка иреште.

    Яшел Үзәндә су хәрәкәт итү чараларында дистанциядә спорт туризмы буенча ярышлар узды. Анда Арча Укучылар Сараенда шөгыльләнүчеләр дә катнашты.

    Ярышларда Татарстанның 11 муниципаль берәмлегеннән 100 кеше катнашты, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

     

    Ярышларда безнең районнан Укучылар Сараенда шөгыльләнүчеләр актив катнашты һәм призлы урыннар яулады.

    Реклама

     

    Су туризмы буенча 10-13 һәм 14-15 яшьлек катнашучылар арасында Укучылар Сарае командасы икенче ураннарны яулады. Хәрәкәт итү чараларында ярышларда 10-13 яшь категориясендә икенче, ә 14-15 яшь категориясендә беренче урынга чыктылар.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: