erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Су коенабызмы?

Район хакимиятенең утырышлар залында балаларның җәйге каникулларында хәвеф-хәтәрләрне булдырмау максатыннан видеобрифинг булды.

Ул республика Хөкүмәт йортында шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары өчен үткәрелде. Брифинг ТРның кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов, ТРның янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев катнашында үтте.

 Статистикага күз салыйк. Быел янгыннар вакытында республикада ике бала һәлак булды, 8 бала төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр ала. Узган ел янгында 6 бала һәлак була, 9 бала зыян күрә. Үлем белән тәмамланган янгыннар барысы да үз йорты белән яшәүчеләр гаиләсендә килеп чыккан. Янгыннар күп очракта балалар шаяруыннан килеп чыккан. Төп сәбәп шушы. Балалар шырпы, зажигалкалар белән уйнаган. Ата-аналарның балаларын караучысыз калдырулары, өлкәннәр ягыннан контроль булмавы, баланы өйдә бикләп калдырулар аяныч хәлләргә китерә.

Быел балалар шаяруыннан 6 янгын килеп чыккан, нәтиҗәдә бер бала үлгән, берсе зыян күргән. Узган ел әлеге сәбәп белән 24 янгын теркәлгән, 3 бала һәлак булган, 13е төрле дәрәҗәдә зыян алган. Бу хәлләр килеп чыкмасын өчен ТР буенча МЧС баш идарәсе махсус программа эшләгән. Әлеге программада куркынычсызлык кагыйдәләре язылган. Балаларга иминлек кагыйдәләрен кат-кат аңлатырга. Халыкка көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы турында җиткерергә. Матбугат чаралары аша аңлату эшләре алып барырга.

Соңгы елларда күп балалы, аз керемле гаиләләр йортына янгынчылар тарафыннан янгынны белгертүче приборлар куела. Бу приборлар  төтен исен сизеп алып, бик яман чыелдый башлый. Аның тавышын хәтта күршеләр ишетеп керергә мөмкин. Андый хәлләр булды. Шушы приборлар нәтиҗәсендә республикада 78 кешенең гомере сакланып калган. Шуларның 35е – балалар.

Җәй – су коену чоры. Балаларның исән-имин җәйне үткәрүләре мөһим. Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов су коену чорында бәхетсезлек очракларын ничек булдырмый калу турында сөйләде. Быел гына да инде республикада сулыкларда 15 кеше батып үлгән. 2се – балалар. Төп сәбәпләр – балалар йөзә белми, олылар игътибары җитми. “Балаларны кечкенәдән йөзәргә өйрәтергә кирәк, – дип әйтте баш инспектор. – Һәм икенче юнәлеш – балаларны суда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү. Теләсә кайда су коенырга ярамый. Балаларны су коенырга үзләрен генә җибәрмәскә”.

Моңарчы ел да пляж сезоны 1 июньдә ачылды. Әмма быелгы коронавирус пандемиясе чорында, Роспотребнадзор белгечләре күпләп җыелу, шул исәптән пляжларга да бару, хәлне катлау-ландырып җибәрергә мөмкин, дип саныйлар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әлегә республикада су коену чоры ачылмады, – диде безгә Татарстан буенча Рос-потребнадзор идарәсенең Арча,  Биектау, Әтнә, Балтач районнарының төбәк җитәкчесе Эльвира Салкова. – Арча районында әлегә рөхсәт ителгән махсус су коену урыны юк. “Казансу” паркындагы күл әзер түгел.

 “Су коенырга ярамый” дип язылган урыннарда су коенмавың хәерлерәк. Бу турыда безгә Арчаның янгыннан саклану гарнизоны җитәкчесе Искәндәр Юзаев хәбәр итте.

Җәйне исән-сау, хәвеф-хәтәрсез үткәрергә язсын.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X