Субаш Аты авылында яңа кибет ачу тантанасы булды
Бергәләп ясалган бәйрәм
Узган шимбәдә Субаш Аты авылында яңа кибет ачу тантанасы булды.
Район башлыгы Илшат Нуриев үзенең чыгышында авылның бай тарихлы булуын билгеләп үтте.
Субаш Атым, балкыйсың син
Пар инеш арасыннан.
Бу җирдә бар матурлыкны
Тик синдә табам сыман.
Солтан Гыйлемханов.
Бөек Ватан сугышы елларында биредә бер меңнән артык кеше яшәгән. 1944 елда, мәсәлән, яслегә 109 бала йөргән. 1936 елда Субаш Аты урта мәктәбендә 18 сыйныф – комплект балалар укыган.
1933 елда Субаш Атыда ятим балалар йорты ачыла, ул 1969 елга кадәр эшли. Кукмарадан килгән булачак язучы Рәниф Шәрипов дигән малай 1961-67 елларда шунда тәрбияләнә, биредә урта мәктәпне тәмамлый.
Район мәктәпләреннән, шул исәптән Арчадан да чыгарылыш сыйныф укучылары Субаш Атыга килеп имтихан тапшыра, урта белем алу турындагы документ шушында гына бирелә. Менә нинди мәртәбәле уку йорты була ул!
Бүген инде боларның күбесен моңсу истәлек итеп сөйләргә генә калды. “Бүген авылда 86 хуҗалыкта 188 кеше яши“, – ди Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева. – Шунысы куандыра – авылның яшьләре бик актив. Хоккей командасы зона ярышларында призлы урыннар яулый“.
Колхозлар таралгач Субаш Атыны “Арча АТПсы“на ярдәмче хуҗалык итеп биргәннәр иде. Ул елларны авыл халкы бүген дә сагынып искә ала. Директор Рүзәл Гәрәев бер алынган эшне җиренә җиткерә торган кеше. Авылга асфальт юл да шул чорда килде, мәчет салынды. Ул фермалар кәртинкә кебек иде инде! Алардагы бура кадәр үгезләр бүген дә күз алдында әле.
Кызганыч, хәзер ул фермалар буш. Өч ел элек авыл кибетсез дә калган. “Бу мәсьәләне җыелышта күтәрделәр, – ди авыл җирлеге башлыгы. – Район җитәкчеләре үтенечне игътибарсыз калдырмады, кибет төзелеше республика программасына кертелде“.
Элеккеге ятим балалар йорты урынын әрәмәлекләр баскан булган. Олысы, кечесе бергә җыелып өмәләр үткәргәннәр. “Дельта“ ширкәте (җитәкчесе Лилия Гәрәева) бик матур бина төзеп биргән. Аны эшмәкәр Әгъләм Локманов арендага алган. Авыл халкының рәхмәте чиксез. Кибет бит ул авыл кешеләренең аралашу, очрашу урыны да. Кибетчеләре дә үзләренеке. Айсинә Сәмиева элегрәк кибеттә эшләгән булган инде.
Матур теләкләр теләп, рәхмәт сүзләре әйтелгәч, кызыл тасманы кистеләр. Ә кибет эчендәге байлык! Сигез төрле токмач кына бар, диештеләр. Ассортимент шәһәр кибетләренекеннән ким түгел.
Субаш Атыдан кайтканда Риман дуска шалтыратып шатлыклы хәбәрне җиткердем. Риман Гыйлемханов – язма башында китерелгән шигырьнең авторы Солтан аганың улы. Ул авылына эзне суытмый, хәтта аның кешеләрен төшләрендә дә күрә. “Рәхмәт, канат куйган кебек иттең. Кайтып киләм әле!“ – диде.
Солтан ага китаплар авторы, аның шигырьләре, язмалары район газетасында да басылды. Ул утлар-сулар кичкән кеше, Бөек Ватан сугышында катнашкан. Укытучы, мәктәп директоры урынбасары, директор булган. 93 яшендә, туган авылында яшәп бакый дөньяга күчте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев