erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Субаш Аты традицияне бозмый

Яңа ел ялларында Субаш Атыда хоккей турниры уздыру матур традициягә әверелде.

Алар быел да аны бозмады. Бүген  дүрт команда Субаш Аты кубогы өчен уйнады. Хуҗалардан тыш турнирда Кукмара районыннан Аш- Бужи,  Әтнәдән Күәм һәм Яңа Иябаш командалары катнашты. 

Турнир оештыру, уенчыларны ашату һәм бүләкләр алу мәшәкатьле дә,чыгымлы да эш. Зур булмаган авыл өчен бигрәк тә. 

- Барысын да авылдашлар белән киңәшләшеп бергә башкарабыз, - ди шушы авылның хоккей фанаты Илһам Шакиров. - Безнең команда районда да, аннан читтә үткән ярышларда актив катнашып килә. Ике ел рәттән Әтнә хоккей лигасын оттык , башка турнирларда да җиңгәнебез бар. Призга бирелгән акчаны башкалар кебек таратмыйбыз без, авыл кубогын үткәрү өчен тотабыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Имәндә икән чикләвек. Ә мин берәр зуррак иганәчеләре бардыр дип торам.

Авыл халкының бу уенны үз итүләре әллә каян күренә. Бүген дә шугалакка олысы-кечесе җыелган. Һәр кергән алканы алкышлар белән шаулашып билгеләп үтәләр. Менә кайда тәрбияләнә ул кече Ватанны ярату һәм горурлык хисе!

Уенчы егетләр дә авылдашлары алдында сынатмады һәм кубокны читкә җибәрмәде.Икенче урын Аш- Бужи хоккейчыларында , Күәм егетләрендә бронза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X