erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Субаш Аты хоккейчылары Әтнә хоккей лигасы чемпионнары !

Бүген Субаш Аты хоккей командасына Әтнә хоккей лигасы кубогы тапшырылды

Моңа ышанырга да белмәссең! 60 хуҗалыклы кечкегә генә авыл командасы күрше "тугандаш" район чемпионнары булганнар ! Бүген Әтнәдә аларга кубок,медальләр , Мактау грамотасы һәм акчалата бүләк тапшырылды.

- Авылыбыз яшьләре бик актив. Быел шугалагыбызны зурайтып кордык. Кыш башыннан ук шөгельләнәбез инде. Яңа ел каникулларында үзебездә турнир оештырдык, башкаларныкына да барырга тырышабыз. 7 гыйнвардан 6 февральгә кадәр Әтнә хоккей лигасында уйнадык. Анда  күрше Орнашбаш һәм Әтнәнең Күәм, Олы Мәңгәр, Яңа Шашы, Союз ( Олы Әтнә) командалары белән икешәр тапкыр очраштык һәм барысында да җиңдек. 92 алка керттек, 9 ны гына керттердек!

Әтнә лигасы уеннарын бик яхшы оештырганнар. Уеннар положение буенча төгәл  үткәрелде. Без килгәндә бозы да, судьялар да әзер була иде. Бернинди аңлашылмаучанлык килеп чыкканы булмады. Бер уенчы бер командада гына уйный, бездәге кебек берсеннән икенчесенә күчеп йөрми. Әтнәләрдән үрнәк алырга була. 

Хәзер без Арча хоккей лигасында уйныйбыз. Тик әле дә положениесен күргән юк , - ди команда тренеры Илһам Шакиров.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Бу җиңүдә безнең дә өлеш бар бит,- дип сүзгә кушылды Илһамның хатыны, командадагы ике уенчының әнисе Фирдия ханым. - Һәр уен булган көнне, без, әниләр,  улларыбызга көч бирергә бардык. 10 сына да . Берсендә кичке 7 дә Күәмгә кадәр авылдан 11 машина барды. Андагы күңеллелекне сүз белән генә аңлата да торган түгел !

Субаш Аты егетләрен зур җиңүләре белән чын күңелдән тәбрик итәбез ! Менә ул чемпионнар :

Исмәгыйлев Илдар
Исмәгыйлев Илназ
Исмәгыйлев Нияз
Сәмиев Наил
Шакиров Илфар
Шакиров Илфат
Шәйнуров Рәмзил
Нәгыймов Азат
Вафин Салават 
Вафин Индияр
Нигъмәтҗанов Заһит
Шәйхуллин Ринат
Габдрахманов Илнур
Габдрахманов Зөлфәт

Арча лигасында да уңышлар телибез сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X