Реклама
Бүген Субаш-Атыда хоккей турниры узды.
Авыл халкы ялларны файдалы да итеп оештыра белә. Быел да традицион хоккей турнирын үткәрергә авылдашлары Илшат һәм Ислам Гыйниятуллиннар, Раил Галәветдинов ярдәм иткән. Ә оештыру эшләрен елдагыча Илһам Шакиров үз өстенә алган. Турнирда боз хуҗаларыннан тыш Яңа Кенәр, Яңа Кырлай, Балтач районының Шубан командалары катнашты. Уеннар арасында тамашачылар арасында лоторея уйнатырга да өлгерделәр. Хоккейчылар бик матур уен күрсәтте, афәрин егетләр!
Беренче урында Субаш-Аты,икенче Яңа Кенәр,өченче Яңа Кырлай,дүртенче Шубан командасы.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз