erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Суган һәм сарымсакларны кышка ничек сакларга?

Суган белән сарымсакның өлгерү вакыты аларның сорты, үсү шартлары, түтәлнең кайсы якта урнашуы һәм аларны ничек карап-тәрбияләп торуга бәйле.

Бу яшелчәләрне кайчан йолкып алырга дип баш вата калсагыз, сабакларына карагыз, өчтән ике өлеше саргайган булса, алырга була. Аннары тамыры һәм сабагын кисеп алып, түтәлдә яки верандада бер кат итеп җәеп салып киптерегез.

Суган 18 градус җылылыкта теләсә кайсы урында яхшы саклана. Агач тартмаларда яки үрелгән кәрҗиндә саклау дөрес. Сарымсак әйбәт саклансын өчен, температура 2-4 градустан югары булмавы шарт. Подвалда саклаган очракта, дымлылык 60–70 проценттан артырга тиеш түгел. Дым күп булса, сарымсак аны үзенә сеңдерә һәм үсә башлый яки чери.

Сарымсакны пыяла банкага тутырып та саклап була. Бер рәт сарымсак, бер рәт 2-3 см калынлыкта он, аннары тагын чиратлаштырасыз. Он урынына тоз да кулланалар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: http://pixabay.com

 http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/sugan-m-sarymsaklarny-kyshka-nichek-saklarga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X