erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Суганы бар, кыяры да булыр

Ел белән ел туры килми, узган ел март уртасында хуҗалыклар уҗым тукландырырга чыкканнар иде. Быел әле кар кими дә башламаган, былтыргыдан ике тапкыр күбрәк тә яуды ул.

Табигать үзенекен итә, язның беренче хәбәрчеләре – кара каргалар Арчага 4 мартта ук кайтып җитте. Якындагы көннәрдә сыерчыклар, тургайларны көтәбез.

Яз башында районыбыз яшелчәчеләре үстергән кыярдан да авыз итә башлый идек инде. Кибет-базарларда сораштыргалыйм – Арча кыярлары әлегә күренми. Ашытбаш авылында яшәүче эшмәкәр Рәис Шәкүров: “Теплицадагы  кыярлар әле чәчәктә генә”, – ди.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин белән беркөн Хәсәншәех авылына барышлый Ашытбаш авылында теплицалар күплегенә игътибар итеп үттек. Әле кайчан гына Самара өлкәсенең Гали авылына барып теплицаларда яшелчә үстерү серләрен өйрәнеп йөргән идек. Анда хуҗалык саен алар. Безнең өчен яңалык иде бу. Шуннан кайткач күпме кеше теплицалар булдырып кыяр, помидор үстерергә тотынды.

– Районда теплицалар мәйданы 30 гектарга җиткән еллар да булды, – ди Марат Абдуллин. – Соңгы елларда, кыенлыклар килеп чыгу сәбәпле, теплица мәйданнары кимеде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сәбәпләр төрле, шуларның иң сиздергәне – эшче көчләр проб-лемасы. Чит илдән килүчеләргә генә исәп тотып ерак китеп булмый. Вирус зәхмәте  чикләрне дә ябарга мәҗбүр итте. “Авылыгыз зур, үзегездә кеше табып булмыймы соң?” – дип сораганым булды бер эшмәкәрдән. “Бар алар, тик эшләргә генә  теләмиләр”, – диде ул. Әйе, теплицада эш авыр, үзебезнең дә зур булмаган теплица бар. Һәр көн карап тормасаң, тәртип югала анда.

– Мин яшелчәчеләр белән сөйләшеп чыктым, – ди Марат Абдуллин. – Быел кыш салкын булды, әле язгы якта  да кояшлы көннәр сирәк. Шуңа күрә эшкә соңрак керештеләр. Түбән Атыда  Хәлиуллиннар яшел суган үстереп сатуга чыгардылар инде. Җитәрлек күләмдә кыяр, помидор үрентеләре әзерләп куйганнар.

Апрель башында Наилә Данилованың Чөмә-Елга авылындагы теплица хуҗалыгы кыяр сата башлый.

Хәсәншәех авылына без крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илһам Закировны 60 яшьлек юбилее белән котларга бардык. Ул озак еллардан бирле яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Умарталары бар. Марат Абдуллин аңа ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасын, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X