erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына нинди ташламалар каралган?

Безгә Носы авылыннан сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан бер ветераннан шундый сорау килде. “Ни өчен безгә торак-коммуналь хезмәтләргә бернинди дә ташлама юк? Техник газ хезмәте күрсәтү буенча гына ташлама бар. Безнең районда гына шулаймы бу? Айга бер тапкыр бирелә торган 3896 сум ЕДВ акчасы нәрсәгә генә җитсен ул?”. Без бу сорауга җавапны берничә белгеч белән сөйләшеп әзерләдек.

Район социаль яклау бүлегенең матди түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиева аңлата.
– Лилия Тәбрисовна, иң элек “Ветераннар турында”гы законны искә төшереп үтсәгез иде.
– “Ветераннар турында”гы 5нче Федераль закон 1995 елның 12 гыйнварында чыкты. Шушы законның 16нчы маддәсе 5нче пункты нигезендә сугыш хәрәкәтләрендә  катнашучы ветераннарга субсидия-ташлама каралган.
– Нинди субсидия-ташлама ул?
– Торакка түләү чыгымнарының яртысы кире кайтарыла, ягъни сугыш хәрәкәтләре ветераннарына 50 процент күләмендә компенсация каралган.
– Төгәлрәк аңлатсагыз иде. Бу күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә дә һәм шәхси йорт хуҗаларына да кагыламы?
– Әлеге субсидия-ташлама шәхси йорты белән яшәүчеләргә каралмаган. Ә менә күп фатирлы йортларда яшәүчеләр бу субсидия-ташламадан файдалана.
– Ул субсидия-ташлама нәрсәләргә каралган?
– Күп фатирлы йортларда газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү, подъезд җыештыру, ишегалдын карап тоту, дезинфекция, йортка агымдагы ремонт, йорт эчендәге сантехник челтәрне ремонтлау, электр челтәрен рәтләү, торак фонд белән идарә итү, домофон, йорт эчендәге газ челтәренә, җилләтү каналларына хезмәт күрсәтү, капиталь ремонтка взноска 50 процент субсидия-ташлама каралган.
– Бу ташлама ветеранның үзенә генәме, әллә аның белән яшәүче гаилә әгъзаларына да исәпләнәме?
– Әлеге компенсация сугыш хәрәкәтләре ветеранына һәм аның белән бергә яшәүче гаилә әгъзаларына да исәпләнә. 
– Ә үз йорты белән яшәүче ветеранга нинди ташламалар бар? 
– Аларга елга бер тапкыр газ челтәренә һәм газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү түләвенә 50 процент ташлама бар. Бу компенсация ветеранның үзенә һәм аның белән бергә яшәүче гаилә әгъзаларына да исәпләнә.
– Шәхси йортта яшәүче ветераннарга торак-коммуналь хезмәтләргә башка ташламалар юкмы?
– Юк. Бу безнең районда гына түгел, башка районнарда да шулай. Закон бер. Россия Федерациясе Торак Кодексының 154нче маддәсе 4нче пункты нигезендә һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Күп фатирлы йортларда һәм шәхси йортларда яшәүчеләргә коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында”гы 354нче карары (06.05.2011 ел) нигезендә электр, газ, су белән тәэмин итүләр коммуналь хезмәтләргә керә һәм аларга сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннарга субсидия-ташлама каралмаган.
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X