Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Сугыш бетәргә 12 көн калгач...

    Җиңүне каршылап

    1941 елның 16 ноябрендә туганмын, – дип сөйләде Арча станциясендә яшәүче Данил Нурмөхәммәтов.

    – Мин әтине белмим. Әти (Нурмөхәммәт Ибраһимов) сугыштан кайтмады. Аны армиядә Нурислам дип йөрткәннәр. Башта хәбәрсез югалган дип исәпләнгән һәм соңрак язмышлары ачыкланган якташларыбыз исемлегендә дә әти Ибраһимов Нурислам дип язылган. Ул исемлек район газетасында чыкты (“Арча хәбәрләре”, 17 декабрь, 2021 ел). Әтинең исем-фамилиясен күргәч, бик дулкынландым. Тагын бер кат бар да искә төште... Әти Чехословакиядә Гостерабки авылында 1945 елның апрель ахырында һәлак булган. Әти озын гәүдәле матур кеше булган. Сабантуйда гел йөгерешкә, ярышка чыккан. Сугыш бетәргә 12 көн калгач бит... кара кәгазь килгән. Әни, Разыя исемле иде, көтте. Хәтерлим әле малай вакытта Гафурның әтисе сугыштан кайткач, әйдә карыйк әле без дә дип, солдат әтине карарга йөгердек... Әтилеләргә кызыгып үтте балачак... Безнең бакча башында әртиль иде. Кирпеч суга торган. Әни колхоз рәисенә кереп, Абдул җаным, өй салырга азрак кирпеч булмасмы икән, дип ялынып сораган. Балчыктан сәмән кирпеченнән йорт салып чыктык. Салам түбә. Су буенда тал тулы иде. Шул тал чыбыкларын җыеп алып менәм... Яланаяк колхоз басуыннан черек бәрәңге җыябыз. Җирнең асты боз...

    Данил абый белән әнә шулай сугыш елларын,  үткәннәрне искә төшереп сөйләшеп утырдык.

    – Тагын киләм, фотолар алып киләм, – дип саубуллашып чыгып китте ул. Күпмедер вакыттан соң алар хатыны Илфира апа белән килделәр.

    Реклама

    – Без чыгышыбыз белән Биектау районыннан, – дип сөйләде Илфира апа. – Данил Мүлмәдән, мин Красна авылыннан. Икебезнең дә апалар Мүлмәгә кияүгә чыктылар, күршеләр генә. Красна авылында иң зур өй безнеке иде. Без 4 кыз, бер малай. Юклыкны күрмәдек. Әти Минтаһир Әхмәдиев сугыштан үпкәсендә кыйпылчыклар белән кайтты. Әмма озак яшәде. Мин авылда вакытта сарык фермасында эшләдем. Куяннар да карадым. Яхшы эшләгән өчен Мәскәүгә съездга җибәрделәр. 10 көн торып кайттым. Арчада чүәк фабрикасында эшләдем.

    – 1970 елда өйләнештек, – дип сүзне дәвам итте Данил абый. – Әни мәрхүм, улым җаным, авылда кала күрмә, минем кебек авыл җирендә интекмә, – дияр иде. – Ялгызы балалар белән авыр булган инде аңа. Башта кеше бусагасында яшәп... Сугыш чоры авырлыклары, сугыштан соңгы кыенлыклар йөрәк бәгыренә төшкән. Шуңа шулай дип әйткән дә ул. 1972 елда Арчага күчтек. Мин гармунчы идем. Без ике бала. Илфира апа Мүлмәгә кияүгә чыкты. Менә без Арчада. Улыбыз Данисны белә торгансыздыр, ул район мәдәният өлкәсендә эшли. Музыкага, электрон техникага бик хирыс кеше.

    Әлбәттә, Данисны беләбез! Тыйнак, елмаеп кына торыр. Төрле мәдәни чараларда ул электрон техника белән тавышны, музыканы көйләп тора.

    – Икенче улыбыз Фидәрис. Барыбыз да Арчада. Мин үзем чүәк фабрикасында эшләдем. Кисү цехында идем. Аннан КБОда аяк киемнәре ремонтладым. Безнең әтиләр биш малай булган. Бишесе дә сугышта катнашкан. Икесе сугыштан яраланып кайткан. Икесе хәбәрсез югалган. Әти  шулай ук сугышта һәлак булган. Ул өч сугышта катнашкан кеше! Ә хөкүмәттән, сугыш чоры баласы буларак, өч тиенлек тә файда күргән юк. Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын, үзебез, балаларыбыз исән-сау, дөньялар тыныч булсын. Аллага шөкер, бүгенге көнебез бик рәхәт.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: