Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Сугыш чоры балалары. Өстәмә 14 мең сум кемнәргә бирелә?

    Күптән түгел газетабызда сугышта һәлак булучыларның варисларына өстәмә пенсия бирелүе турында кыска хәбәр басылган иде. Бу укучыларыбызда зур кызыксыну уятты. Әмма, әйтергә кирәк, әлеге эшне башкарып чыгу җиңел түгел, чөнки аның үз тәртипләре, кагыйдәләре, шартлары бар.

    Шуңа күрә дә без, укучыларыбызга тагын да аңлаеш­лырак булсын өчен, Казан Кремлен­дәге Бөек Ватан сугышы мемориалы директоры, «Хәрби Дан клубы» ас­со­циациясе рәисе Михаил Черепанов­ка мөрәҗәгать иттек.   – 2012 елның 22 февралендә Россия Президенты Владимир Путин Россия Хөкүмәтенең 142 нче карарын имзалады. Анда нәкъ менә сугышта һәлак булучыларның варисларына пенсия билгеләү турында сүз бара. Әлеге документ нигезендә өстәмә түләүләр 2012 елдан бирелергә тиеш. Теге яки бу сәбәп белән өлгермәгән булсалар, аны рәсмиләштерергә бүген дә соң түгел әле. Бу очракта пенсия карарга кул куелган көннән, ягъни 2012 елның февраленнән исәпләнә. :: Өстәмә пенсия кемнәргә тиеш?   – Бу хакта карарда бик төгәл әйтелгән. Суд тарафыннан варис дип танылган очракта, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрнең тол калган хатыны һәм балалары туендыручысын югалту буенча компенсациягә хокуклы. Әлеге өстәмәнең айлык күләме – бер гаиләгә 14 мең сум. Ягъни варис берәү генә булса, ул аны тулы күләмдә ала, икәү булганда, сумма икегә бүленә. Законда варисларның саны икедән артмаска тиеш икәнлеге дә тәгаенләнгән.   :: Әңгәмә башында ук, аның шартлары бар, шуларны күп кеше ачыклап бетерми эшкә тотына, матбугат чаралары да шул сәбәпле ялгышлыклар җибәрә, нәтиҗәдә аңлашыл­мау­чылык­лар килеп чыга, дигән идегез.   – Кабатлап әйтәм, бу өстәмәләр барлык балаларга түгел, варис статусына лаек булганнарга гына билгеләнә. Моның өчен өч мәҗбүри шарт каралган.   Беренчесе. Кеше хәрби хәрәкәтләр вакытында һәлак булган дип танылырга тиеш. Бу очракта нинди сугыш, нинди хәрби конфликт икәнлеге мөһим түгел. Әгәр дә инде сугыштан соңгы яралардан вафат була икән, аның балаларына өстәмә пенсия билгеләнми.   Икенчесе. Компенсациягә дәгъва кылучының, әтисе һәлак булганда, 18 яшьтән кечерәк булганлыгы шарт.   Өченчесе. Һәлак булган сугышчының баласы бүгенге көндә инвалид булса гына варис исемен йөртә ала.   Әйтергә кирәк, кайвакытта һәлак булган сугышчыларның оныклары да өстәмә түләүләргә дәгъва кыла. Моңа бары тик балаларның гына хокуклары бар. :: Димәк, башта хәбәрсез югалган әтиеңнең һәлак булганын исбатларга кирәк булып чыга. Мондый мәгълүматны кайдан табарга?   – Хәбәрсез югалучылар турында мәгълүматлар – архивларда. 2006 елга кадәр бу документлар сер булып сакланды. Владимир Путин исә аларны яшерен булудан туктатып, бар кеше таныша, файдалана алырлык итеп, интернетка куярга боерык бирде. Нәкъ шул вакытта ОБД «Мемориал» электрон мәгълүматлар базасы төзелде дә инде. :: Ни кызганыч, өстәмә пенсиягә дәгъва кылучылар, бик өлкән яшьтә булып, күбесе компьютердан файдалана да алмый…   – Бөтен бәла дә шунда. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның балалары барысы да, әйтик, бүген 75 яшьтән өлкәнрәк. Хәтта бу хәбәрне ишетсәләр дә, алар аны ничек ачык­ласын да ничек артыннан йөрсен. Пенсия фондына турыдан-туры мөрәҗәгать итүнең дә файдасы юк дип уйлыйм. Чөнки алар кабул итсен өчен кулда документлар булырга тиеш. Аның беренчесе – хәрби комиссариаттан әтиеңнең һәлак булуы турында белешмә. Икенчесе – судтан үзеңнең варис икәнлегеңне раслаучы белешмә. Бу ике документны кулга төшергәнче шактый тир һәм акча түгәргә туры киләчәк. Адвокат ярдәме дә кирәк булырга мөмкин. 80 яшьлек әби-бабайның суд юлында йөрүе бик икеле. Аннан килеп, Пенсия фондының киңәш сорапмы, нәрсәдер таләп итепме барган кешеләрне кире боруына гаҗәпләнмәскә дә кирәк. Мондый пропаганда алар өчен җайлы да, файдалы да түгел. :: Моннан чыгу юлы бармы, ягъни сугыш чоры балаларына берәр ничек ярдәм итәргә мөмкинме?   – Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тулы куәткә эшли башлаган идек. Моның өчен ул узган елның ноябрь аенда «Хәрби Дан клубы»на грант билгеләде. Хәзер бу юнәлештә биш белгеч эшли. Бирелгән акчаны бары тик хезмәт хакына гына тотабыз. Эшләргә урыныбыз да, җиһазларыбыз да бар. Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән республи­ка­быз­ның һәр районында эзләнү эшләренә әзер торган эшче төркемнәр төзелә башлады. Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева бу эшкә җаваплы итеп билгеләнде. Аның җитәкчелегендә, барлык проблемаларны билгеләп, зур утырыш үткәрергә әзерләнгән идек. Ни кызганыч, тормыш безнеңчә генә бармый. Коронавирус дигән афәт бу эшкә дә үз төзәтмәләрен кертте. Аралашу чикләнде. Әмма без эзләнүләрне туктатмыйбыз. Халык үзе дә активрак булсын иде. Теләгән кешеләр Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында да гариза калдыра ала. Анда исем-фамилияне, әтисенең исемен, туган елы, ае, көнен күрсәтергә кирәк. Билгеле булса, фронтка кайдан алынганы, кайда сугышканы турындагы мәгълүматлар аеруча ярдәм итәр иде. Дүрт ай эчендә генә «Хәрби Дан клубы» ассоциациясе Татарстан буенча хәбәрсез югалган 13 мең кешене ачыклый алды. Без эзләү эшләре белән генә шөгыльләнмибез. Районнарда оештырылган эшче төркемнәргә методик ярдәм дә күрсәтәбез. :: Бер әңгәмә вакытында сез Казанның Җиңү паркындагы электрон Хәтер китабы турында сөйләгән идегез. Аның язмышы ничек?   – Мин анда күп еллар якшәмбе көннәрендә кизү торып, мөрәҗәгать итүчеләргә сугышта хәбәрсез югалган туганнарын эзләргә булыштым. Соңгы берничә елда электрон китап Милли-мәдәни үзәкнең подразделениесе булып саналды. Аннан, нишләптер, бу эшне кирәксезгә чыгардылар. Минемчә, Казанда һәм якын-тирә районнарда яшәүчеләр өчен бик җайлы иде ул. Бу эшне элеккеге режимда торгызырга кирәк дип уйлыйм, чөнки бүген районнарда азмы-күпме эш башкарылса, башкала бөтенләй онытылды диярлек.   :: Укучыларыбыз әйтүенчә, Россиянең кайбер төбәкләрендә өстәмә пенсия алучылар бар…   – Мин күп кенә төбәкләрнең бу өлкәдәге белгечләре белән тыгыз элемтәдә торам. Мәсәлән, Ульян, Самара өлкәләрендә, Башкортстан Республикасында бу закон акрын гына эшләп китте дип беләм. Бәлки, өстәмә пенсияне рәсмиләштергән кешеләр бездә дә бардыр. Банк әлеге серне саклау чараларын күргәнлектән, бу хакта хәбәрдар түгелбез. Әлегә исә моңа кадәр хәбәрсез югалган дип саналган, бүген исә язмышлары ачыкланган сугышчыларның исемнәрен районнарга юллау белән мәшгульбез. Арча, Нурлат, Әтнә, Апас, Чирмешән, Яңа Чишмә һәм кайбер районнар бу эшкә җиң сызганып тотынды. Район хакимияте эшче төркемне төрле өлкәләрдән билгели. Арада социаль мәсьәләләр белән шөгыльләнүчеләр дә, мәгариф, музей хезмәткәрләре дә бар. Тик кайбер районнарда әллә ни селкенеп китә алмыйлар. Кызганыч, өстәмә пенсия алырга мөмкин кешеләрнең саны көннән-көн азая бара. Менә шунысы йөрәкне әрнетә.  

    Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

    Реклама

    --- Ватаным Татарстан

    Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28887

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: