erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сугыш кайтавазы — китапларда

Арча Үзәк китапханәсенә “Бөек сугышның яшь геройлары” дип исемләнгән китаплар кайтты

Китаплар сериясе Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) төбәкара иҗтимагый оешмасы тарафыннан дөнья күргән.

Шушы көннәрдә аларны мәктәп укучыларына тәкъдир итү булды. Район Үзәк китапханәсендә оештырылган кичәдә китапларны гына тәкъдир итеп калмыйча, Арчаның 1нче мәктәп укучыларына сугыш елларының ачысын-төчесен, авырлыкларын чагылдырган шигырь-җырлар, кайбер райондашларыбызның сугыш елларында күргәннәре турындагы чыгышлар да тәкъдим ителде. Китаплар сугыш еллары тарихын тулыландыруга һәм Бөек Ватан сугышы елларында өлкәннәр белән беррәттән җиңү яулаган балаларның фидакарь батырлыгы истәлеген мәңгеләштерүгә, үсеп килүче буында Ватанга мәхәббәт, туг-рылык, җаваплылык һәм горурлык хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгән. Аларда республикабыз районнарында яшәүчеләр белән беррәттән, Арча районы ветераннары турында да мәгълүматлар урын алган: Кыснадан Рәйсә Сәгедиева, Яңа Кенәрдән Мансура Сәйфуллина, Яңа Ашыттан Гөлбстан Мос-тафина, Кызыл Ярдан Сания Нурмөхәммәтова. Бүгенге көндә инде кайберләре арабызда да юк...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчада яшәүче Венера Шәфигуллинаның әнисе Мансура Сәйфуллинаның яшүсмер еллары авыр сугыш чорына туры килә. Кичәгә кунак итеп чакырылган Венера Әлтаф кызы әнисенең үткәннәре турындагы хатирәләрне күз яшьләре белән искә төшереп сөйләде: “Сугыш башланганда әнигә 14 яшь булган. “Без фронтта никадәр кыен, кайгы кәгазе килгән йортларда нинди хәл икәнлеген белә идек, шуңа күрә яхшы укырга, көчтән килгәнчә өлкәннәргә булышырга тырыштык”, — дип сөйли иде әни. Мәктәптә укып кайткач, көзге, кышкы көннәрдә алар 6 чакрымдагы урманга утынга йөргән. Әни арбага алдан җигелеп, сеңлесе арттан этеп кайта торган булган. Кайтып җиткәндә әнинең бау кисеп кереп, иңбашлары җәрәхәтләнеп беткән. Әби аны ул заманда булган кулдан ясалган майлар сөртеп дәвалаган. Караңгы урманда өшеп-туңып, куркуларын җиңү өчен кычкырып җырлый торган булганнар. Җәен кырда эшләгәннәр. Әни мәктәптә яхшы укыган, төгәл булган. Шушы сыйфатлары өчен аны бригадир ярдәмчесе итеп куйганнар, кырда көндәлек эшләнгән эшнең исәбен алып бару аңа йөкләнгән. “Хатын-кызлар амбар кенәгәсенә дөрес язганлыгымны тикшерә иде, ул чорда бу бер дә гаеп булмады, чөнки һәркем таякка, гаиләсен туендыру өчен эшләде. Халык ач иде, тик үзен коткарыр өчен беркем дә кеше әйберенә тимәде, намуслы булды”, — дип сөйли иде әни”. Мансура апа 2012 елда 85 яшенә җитеп вафат була. Мәктәп китапханәсендә эшләгән елларында җыйган авылдашлары турындагы мәгълүматлар аның хезмәте кергән тарих булып саклана.

Сугыш михнәтләрен өлкән яшьтәгеләр дә, бишектә яткан сабыйлар да татый. Ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт, өшү-туңулар беркемне дә читләтеп үтмәгән. Сугыш чорында бала булган, шулай да өлкәннәр белән тигез хезмәт иткән, аннан соңгы елларда да авырлык-лар, юклык, рәнҗетелүләр аша үткән сугыш чоры балаларының сафы инде елдан-ел сирәгәеп бара. Бүгенге көндә матур, тыныч тормышта яшәвебез өчен без аларга чиксез рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X