Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Сугыш урлаган балачак...

    Сугыш... бу сүзне ишетүгә, күз алдына җимерек йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса.

     

    Рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы –хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр яуга китә, күбесе яу кырларында ятып кала, хәбәрсез югала, исән кайтканнары исә күп яралар алып кайта,  араларында эшкә яраксыз булып кайтканнары да була. Кызганыч, еллар үткән саен ветераннарның сафлары сирәгәя бара...

    Шул чорның авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, балачак уеннары авыр хезмәт белән алышынган тыл ветераннары турында аерым язмый мөмкин түгел. Ипи ашарга тилмереп үскән, кияргә юньле киемнәре булмаган, авыр эшләрне дә җигелеп тарткан сугыш чоры балалары игътибарга лаек.

    Безнең Арча районында да  сугыш чоры балалары- тыл ветераннары яши. Алар үзләренең күргәннәрен сөйли башласа, күзләреннән яшь китми, тыңлап утырып ирексездән безнең дә күзләр яшьләнә... Бүгенге язмам герое – Урта Бирәзә авылында яшәүче тыл ветераны Камалиева Мөнирә  апа булыр. Март аенда Урта Бирәзә авылы башлангыч мәктәбендә укытучылар һәм китапханәче белән берлектә “Сугыш урлаган балачак” дип исемләнгән очрашу үткәрелде.  Очрашу сорау-җавап формасында үтте. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бүгенге язма героена юлладылар. Мөнирә апа һәр сорауга тәфсилләп җавап бирде.

    Мөнирә апа тумышы белән Мамадыш районы Акчишмә авылыннан. 1931 нче елда җиде балалы гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килгән. Әтисе мулла булып хезмәт куйган. Мөнирә апа балачагы, яшьлек еллары турында безгә менә ниләр сөйләде:

    “1938 нче елда мулла булып хезмәт куйган әтиемне алып китеп ябып куялар. Мин 9 яшемнән эшли башладым. 4 класс белем алдым. Шул елларда бик авыр елларым булды. Колхоз басуыннан өшегән бәрәңге җыеп кайта идек, ә әнием шул бәрәңгеләрдән  җиде күмәч пешерә торган иде. Көн саен бер күмәч исәбеннән, бер атнага җитәрлек күмәч була торган иде. Ә аның күләме хәзерге икмәкнең яртысы кадәр дә юктыр.  Өскә кияргә рәтле-юньле кием булмады, урманнан тал агачы чыбык-чабыклары җыеп кайтып мичкә яга идек. Әле ул чыбыкларны да кача-поса алып кайттык, чөнки урманчы карап кына тора иде. Әгәр алып кайтканны күрсә, кәнсәләргә жалоба биреп, штраф түләттерә иде. Яшьли ФЗО да хезмәт куйдым. Әнием авырый башлагач, авылга кире кайттым һәм кырда эшләдем. Берничә елдан абый белән Ростов шәһәренә китеп мотористка булып эшкә урнаштым. Шунда бер яшь , чибәр генә Азат исемле егет белән танышып, кавышып куйдык. Азат төп чыгышы белән Урта Бирәзә авылыныкы булгач, лаеклы ялга чыккач, бу авылга күченеп кайттык һәм  аның вафатына кадәр күп еллар бергә яшәдек. Бүгенге көндә җиде баладан берүзем исән”,- дип сөйләгәндә Мөнирә апаның күз яшьләре тыела алмады...

    Шушы көннәрдә Мөнирә апаның туган көне булып узган. Аңа тыныч, бәрәкәтле тормыш,  Бөек Җиңүнең 75 еллыгын да, 80 еллыгын  да саулык-сәламәтлек белән  үз аякларында каршы алырга язсын!

          Әйе, бик күпне күргән безнең ветераннарыбыз. Бүгенге тыныч тормышыбыз өчен без аларга мәңге бурычлы!  Сугышлар беркайчан да кабатланмасын, дөньяларыбыз тыныч, имин булсын, Аллаһы Тәгалә кайгы-хәсрәтләр бирмәсен дигән теләктә Мөнирә апа белән очрашуыбыз тәмамланды.

    Зур Бирәзә авылы китапханәчесе Эльмира Равилова.

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: